Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренчесе һәм уңышлы

Юл төзүчеләрнең өченче талпынышлары да уңышсызлык белән төгәлләнде. Сүз узган атнада "Мамадыш ЖКУ" ҖЧҖе кубогына үткәрелгән футбол бәйгеләре финалы турында. Николай Михайлов Шәһәр оешма-предприятиеләре Спартакиадасы кысаларындагы мини-футбол ярышлары, комда футбол уйнау финалларында да "Татавтодор» җәмгыятенең Мамадыш филиалы белән "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте командалары очрашкан иде. Исәпнең кемнәр файдасына тәмамланганлыгы...

Юл төзүчеләрнең өченче талпынышлары да уңышсызлык белән төгәлләнде. Сүз узган атнада "Мамадыш ЖКУ" ҖЧҖе кубогына үткәрелгән футбол бәйгеләре финалы турында. Николай Михайлов Шәһәр оешма-предприятиеләре Спартакиадасы кысаларындагы мини-футбол ярышлары, комда футбол уйнау финалларында да "Татавтодор» җәмгыятенең Мамадыш филиалы белән "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте командалары очрашкан иде. Исәпнең кемнәр файдасына тәмамланганлыгы спорт сөючеләргә яхшы таныш. Торак-коммуналь хезмәтләр җитәкчелеге быел тәүге мәртәбә үз Кубогына ярышлар уздырырга ниятләгәч, анда алты команда катнашырга теләк белдерә. Очрашулар өчен "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы янындагы кыр сайлап алынды. Мини-футболдан аермалы буларак, мәйданга һәр коллективтан капкачы белән берлектә барлыгы җиде уенчы чыкты. Чөнки футбол кырының яртысында уйнарга кирәк була. Бер әйләнештән торган турнирда һәр команда "тешләште", көндәшләренең капкаларына мөмкин кадәр күбрәк туп кертергә, ә үзләренекенә керттермәскә тырыштылар. Мондый турнирны нигә коммуналчылар оештырды соң? Иң әүвәл, җәмгыять җитәкчесе Раджив Иванов үзе дә спортның бу төре белән "җенләнә". Аның коллективында хезмәт куючы берничә егетне күнегүләрдә күрергә насыйп булды. Моның нәтиҗәсе күз алдында: бүгенге көндә аларга каршы торырлык коллектив юк дисәм дә, һич арттыру булмас. Дөрес, ярымфиналда "Мамадыш ЖКУ" җәмгыяте футболчыларына район электр челтәрләре командасын бирелдерү өчен шактый тир түгәргә туры килде. Исәпнең 4:2 булуы, шул турыда сөйли. Икенче ярымфиналда юл төзүчеләр көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен җиңүгә ирештеләр. Кызганычка каршы, соңгылары өченче урын өчен дә электрчыларга оттырдылар. Хәлиткеч уенда коммуналчылар белән юлчылар арасындагы уен өч дистәгә якын җанатарны киеренкелектә тотты. Комда футбол уйнау буенча шәһәр беренчелеге финалындагы кебек "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы егетләренә исәпне тигезләү өчен бер туп җитмәде. Уен тәмамлангач, Раджив Иванов:

-Киләчәктә безгә җиңел булмаячак. Оешма-предприятиеләрдә спортның бу төре популярлаша бара. Моңа сөенергә генә кирәк,-дип белдерде. Бу турнир беренчесе һәм соңгысы булмас. Юл төзүчеләрнең җитәкчесе Виктор Кузнецов та егетләренең уеныннан канәгать:

-Командабыз матур уен күрсәтте. Безгә дә бәхет елмаячагына ышанам, -диде ул. Турнир нәтиҗәләре буенча 1-3 урыннарны алган коллективларга Кубоклар, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Дүртенче урынны яулаган спорт мәктәбе егетләренә дә акча салынган конверт бирелде. Алексей Косынко (ЖКУ)-иң яхшы капкачы, Ринат Шәйхетдинов-иң күп туп кертүче һәм яхшы уенчы, Алмаз Фәизов-һөҗүмче (икесе дә "Татавтодор" филиалыннан), Максим Горохов (спорт мәктәбе) сакчы дип танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев