Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бер елдан соң

1997-1998нче елларда туган хоккейчыларыбыз соңгы өч елда Татарстанда үзләренең көчле коллектив икәнлекләрен быел тагын исбатладылар. Николай Михайлов Моның өчен аларга җөмһүриятебез беренчелегендә ике стадия узарга туры килде. Беренче этапта "Олимп" үз төркемендә беренче урынны яулады. Плей-оффта да Яшел Үзән, Сарман районының Җәлил бистәсе уенчылары безнекеләргә әлләни каршылык күрсәтә алмадылар. Ә...

1997-1998нче елларда туган хоккейчыларыбыз соңгы өч елда Татарстанда үзләренең көчле коллектив икәнлекләрен быел тагын исбатладылар.

Николай Михайлов
Моның өчен аларга җөмһүриятебез беренчелегендә ике стадия узарга туры килде. Беренче этапта "Олимп" үз төркемендә беренче урынны яулады. Плей-оффта да Яшел Үзән, Сарман районының Җәлил бистәсе уенчылары безнекеләргә әлләни каршылык күрсәтә алмадылар. Ә финалда егетләребез башкалабызның "Ак бүре" командасы белән очрашты. Беренче уен Казанда көндәшләр мәйданында узды. Анда егетләребез 6:2 исәбе белән җиңү яулап, беренчелекне отарга тәүге адымнарын ясадылар. Җанатарларның күпчелеге Мамадышта да хоккейчыларыбыз уенда проблемалар сизмәсләр дип уйлаганнардыр. Әгәр очрашуны Дудкин дигән кеше урынына башка берәү хөкем иткән булса, чыннан да бу шулай булыр иде. Әлеге шәхесне без бик яхшы беләбез. Аның "тырышлыгы" белән узган сезонда "Олимп" Байлар Сабасында алтын медальләрсез калган иде. Быел да ул кунакларга "биш куллап" булышырга маташты. Бигрәк тә очрашуның өченче периоды озакка сузылды. Баш хөкемдар нинди карарлар кабул иткәнен үзе аңладымы икән, монысы билгесез. Шулай да ул үз дигәненә ирешә язды. "Олимп" очрашу азагында азчылыкта уйнады. Исәп безнең файдага 4:2 иде инде. Өч минут кала кунаклар аны тигезли алдылар. "Ак бүре"нең тренеры регламент белән таныш булмагандыр, күрәсең, ул өстәмә тайм таләп итте. Ләкин бәйгеләр кагыйдәләре буенча бер җиңү һәм бер уртак нәтиҗә булу безнең файдага иде. Шулай итеп, бер елдан соң "Олимп" яңадан Татарстан беренчелеген отты. Командабыздан Булат Нәбиуллин иң яхшы һөҗүмче дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев