Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авыл үкчәгә баса

Турнирда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Сүз "ИП Мотыйгуллин Р.М." кубогына быел дүртенче мәртәбә уздырылган кече футбол бәйгеләре турында. Николай Зюрин Күркәм традициягә әверелде бу ярышлар. Элегрәк анда шәһәр мәктәпләрендә белем алучылар гына көч сынашса, быел 1996-1998нче һәм 1999-2000нче елларда туган малайлардан торган 23 команда җыелды. Бәйгеләрнең баш хөкемдары Кодыр...

Турнирда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Сүз "ИП Мотыйгуллин Р.М." кубогына быел дүртенче мәртәбә уздырылган кече футбол бәйгеләре турында.

Николай Зюрин
Күркәм традициягә әверелде бу ярышлар. Элегрәк анда шәһәр мәктәпләрендә белем алучылар гына көч сынашса, быел 1996-1998нче һәм 1999-2000нче елларда туган малайлардан торган 23 команда җыелды. Бәйгеләрнең баш хөкемдары Кодыр Мамонов сүзләренә караганда, Җәнлек совхозы, Югары Ушма, Дүсмәт, Түбән Ушма белем бирү учреждениеләре малайлары якын киләчәктә спортның бу төре белән даими шөгыльләнүче шәһәрнекеләргә җитди көндәшләргә әверелергә мөмкиннәр. Хәер, Мамадыш командалары саланыкыларның үкчәләренә басып килүләрен үзләре дә сизмичә калмагандыр. Кайбер очрашуларда туплар аермасының зур булмавы шуның турында сөйли. Зуррак малайлар арасында Олыяз лицее футболчылары өченче урынны яулавы да кече футболның авылларга да тирән үтеп керүен дәлилли. Алар финал өлешендә җиңүче булган шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп спортчыларына 3:2 белән генә җиңелделәр. Ә менә икенче урынны яулаган 2нче санлы лицей командасы керткән 3 тупка бер белән дә җавап бирә алмадылар. Шулай булуга карамастан, олыязлыларның киләчәктә кече футболда уңышлар яулаячагына шик юк. Кече яшьтәгеләр арасында шәһәрдәге 1нче, 4нче санлы мәктәп һәм 2нче санлы лицей командалары беренче-өченче урыннарны бүлештеләр. Әлеге төркемдә чыгыш ясаганнар арасында Түбән Ушмадан Булат Габделбәров - иң яхшы капкачы, Ринат Шәйхетдинов (1нче мәктәп) - сакчы, Рөстәм Заһиров (2нче лицей) һөҗүмче дип табылдылар. Лицей командасыннан Максим Лаврентьев 14-16 яшьлекләрдән - иң яхшы капкачы, Олыяздан Искәндәр Шәрифуллин - сакчы, ә 1нче мәктәптән Алмаз Фәизов һөҗүмче исеменә лаек булдылар.
Рифат Мотыйгуллин "Иң яхшы капкачы" Максим Лаврентьевка бүләк тапшыра. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев