Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Атнага өч көнне – волейболга

Бүген кичке сәгать 6да "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 87нче һөнәри көллият, шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм 2нче санлы лицей спорт залларында шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы Спартакиада кысаларында волейбол буенча бәйгеләргә старт биреләчәк. Аларда барлыгы 31 команда катнашачак. Коллективлар дүрт төркемгә бүленеп уйныйлар. Беренче әйләнештән соң (уеннар һәр...

Бүген кичке сәгать 6да "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 87нче һөнәри көллият, шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм 2нче санлы лицей спорт залларында шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы Спартакиада кысаларында волейбол буенча бәйгеләргә старт биреләчәк. Аларда барлыгы 31 команда катнашачак. Коллективлар дүрт төркемгә бүленеп уйныйлар. Беренче әйләнештән соң (уеннар һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 18, 19 һәм 20 сәгатьләрдә башланачак, алар 30нчы ноябрьгә чаклы дәвам итәчәк) үз төркемнәрендә беренче урыннарны яулаган коллективлар финалга чыгып, 1-4нче урыннар өчен көч сынашачак. Ә икенче урынны алганнар - 5-8, өченче булганнар - 9-12нче урыннар өчен уйнаячаклар. Калган командалар да, гомуми зачетка очко аласылары килсә, бәйгеләрдә катнашырлар дип ышанасы килә. Түбәндә командалар исемлеге бирелә: "А" төркеме - "Олимп" спорт мәктәбе, коррекцияләү торак мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, хәрби комиссариат, "Мамадыш ЖКУ" җәмгыяте, Красная Горка урта мәктәбе, иминият компанияләре һәм банклар, район мәгариф бүлеге; уеннар "Олимп" спорт мәктәбе спорт залында узачак. "Б" төркеме - 87нче һөнәри көллият, Пенсия фонды, Боз сарае, авыл хуҗалыгы идарәсе, спирт заводы, электр челтәрләре, МЧС, нефтебаза; матчларны 87нче һөнәри көллият кабул итә. "В" төркеме - шәһәрдәге 1нче, 3нче санлы мәктәпләр, район башкарма комитеты, "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" мәгълүмат-матбугат филиалы, көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район кулланучылар җәмгыяте, җылылык челтәрләре предприятиесе; уеннар шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп спорт залында үтәчәк. "Г" төркеме - 2нче санлы лицей, 4нче санлы урта мәктәп, РУЭС, "Татавтодор"ның Мамадыш филиалы, район эчке эшләр бүлеге, "Төзүсервис" җәмгыяте, мәдәният бүлеге, горгаз; очрашулар 2нче санлы лицейның спорт залында узачак.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев