Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Югары Якедә шагыйрьләрне яраталар

Сәнгатькә гашыйк авыл Югары Яке - милләтебезнең иң гүзәл сыйфатлары булган җырга-моңга һәвәслеген, ачык йөзлелеген, ихласлыгын, хезмәт сөючәнлеген саклап калган авыл. Моңа мин аларның мәдәният хезмәткәрләре катнашкан чараларны караганнан соң кат-кат ышанам. Китапханәче Әлфия Васыйлова, клуб мөдире Әнисә Габдрахимова һәм төп мәктәп директоры Миннури Вагыйзова белән берлектә, туган төбәгебездә яшәп...

Сәнгатькә гашыйк авыл
Югары Яке - милләтебезнең иң гүзәл сыйфатлары булган җырга-моңга һәвәслеген, ачык йөзлелеген, ихласлыгын, хезмәт сөючәнлеген саклап калган авыл. Моңа мин аларның мәдәният хезмәткәрләре катнашкан чараларны караганнан соң кат-кат ышанам.
Китапханәче Әлфия Васыйлова, клуб мөдире Әнисә Габдрахимова һәм төп мәктәп директоры Миннури Вагыйзова белән берлектә, туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Рафаил Газизов, Вәрис Галигә багышлап үткәргән кичә дә гаять бай эчтәлекле, истә калырлык булды. Балалар да, өлкәннәр дә илһамланып шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Әлфиянең кызы Чулпан да әнисе кебек моңлы, аһәңле тавышлы икән. Ул җыр сузганда тургай сайраулары да, чишмә челтерәүләре дә ишетелеп киткәндәй булды. Биюгә дә оста булыр чыкты Чулпан. "Татар кызлары" биюен бөтен нечкәлекләрен белеп башкарды ул. Сәхнәдә, әйтерсең, аккош очып йөри. Илназ Госамов та - бик оста биюче икәнен. Алинә Шиһапова, Әлфия Васыйлова, мөгаллимә Тәнзилә Вәлиеваның җырлавы да бөтен кешене әсир итте. Алинә Борһанова, Алмаз Борһанов, Райнур Габдрахманов һәм башка укучылар Рафаил Газизов белән Вәрис Гали шигырьләрен сәнгатьчә матур итеп сөйләргә өйрәнгәннәр. Кичәдә Разил Хәсәнов тә үз шигырьләрен укыды, аларның ничек тууы турында сөйләде, гармунда халкыбызның милли көйләрен дә сыздырды. Мәдәният хезмәткәрләре ярдәм итүен сорагач, кичәгә Кече Кирмәннән "Сандугач" ансамбле җитәкчесе Фарил Дөлмиев та килеп җиткән иде.
Язучыларыбыз, шагыйрьләребез балаларыбызны тәрбияләүдә бөтенебез өчен үрнәк булырлык. "Безнең тәбәктән дә шундый күренекле кешеләр чыккан, тырышсагыз, сез дә алар кебек олы кеше була аласыз," - дип әйтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев