Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йөрәктәге хөрмәт сүнми ул

Якташыбыз, шагыйрь Әхмәт Гадел исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк авылында зур эшләр башкарыла. Әхмәт ага вафатыннан соң әлеге авыл зиратында - әти-әнисе кабере янәшәсендә җирләнгән иде. Әтисе Һади абый Бөек Ватан сугышыннан кайтканннан соң гаиләсе белән Ак Чишмәдән Шомырбаш урманчылыгына күчеп китә һәм озак еллар шунда гомер...

Якташыбыз, шагыйрь Әхмәт Гадел исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк авылында зур эшләр башкарыла.
Әхмәт ага вафатыннан соң әлеге авыл зиратында - әти-әнисе кабере янәшәсендә җирләнгән иде. Әтисе Һади абый Бөек Ватан сугышыннан кайтканннан соң гаиләсе белән Ак Чишмәдән Шомырбаш урманчылыгына күчеп китә һәм озак еллар шунда гомер итә. Узган ел Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары җитәкчелеге матди ярдәме белән Әхмәт Гаделнең каберенә чардуган белән кара мәрмәрдән затлы таш куелды. Һәм менә... урта мәктәптә авыл тарихы музее оештырып, аның бер бүлеген әдипкә багышлаганнар. Шушы музей ачылу уңаеннан, район күләмендә Гаязов укулары да оештырдылар. Әлеге чараларга башкаладан, Балык Бистәсеннән һәм Мамадыштан күпсанлы кунаклар җыелган иде: Әхмәт Гаделнең улы, язучы Ихтияр Гаязов, аларның туганы Фәнил Ни/замиев, шагыйрьләр һәм язучылар Шаһинур Мостафин, Рафаил Газизов, Нурулла Гариф, Рифат Җамал, Вәрис Гали, Казан энергетика университеты галиме Ринат Яруллин, Югары Ушма урта мәктәбе директоры Сабирҗан Мөхәммәтҗанов. Мәктәп директоры Рафик Закиров әлеге музейны оештыруда мөгаллимә, укучыларның "Алтын каләм" әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Валентина Вафинаның, эшмәкәр Нияз Шәмсетдиновның, галим Ринат Яруллинның, Ихтыяр Гаязовның зур көч куюларын һәм өлеш кертүләрен рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте. Кунаклар да музейга бүләкләре белән килгәннәр. Ихтияр әтисенең күп әсәрләре ак кәгазьгә төшерелгән язу машинкасын, язучылар һәм шагыйрьләр үз китапларын бүләк иттеләр. Рафаил Газизов, җанлы, эчкерсез күңелле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган якташыбызны шулай зурлаганнары өчен, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәтләрен җиткереп, музейга "Мамадышым-язмышым. Мамадыш-судьба моя" китабын тапшырды. Аннан сыйныфларда төрле фәннәрдән Гаязов укулары башланды. Аларда укытучылар һәм укучылар гына түгел, кунаклар да чыгышлар ясадылар, Әхмәт Гадел турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев