Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йөрәгеннән шигырь тама

Шигъриятьтә Зөлфия Гыйззәтуллина йолдызы кабынды. Зөлфияне Мамадыш төбәге халкы кабатланмас тавышлы җырчы буларак белә. Соңгы вакытларда районыбыз газетасы битләрендә аның мәхәббәт, кешелеклелек, туган төбәк темаларына багышланган шигырьләре дә күренә башлады. Баксаң, мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган икән инде ул. Бу хакта шушы араларда гына Казанның "Якташ" нәшрияте "табасыннан" төшкән,...

Шигъриятьтә Зөлфия Гыйззәтуллина йолдызы кабынды. Зөлфияне Мамадыш төбәге халкы кабатланмас тавышлы җырчы буларак белә. Соңгы вакытларда районыбыз газетасы битләрендә аның мәхәббәт, кешелеклелек, туган төбәк темаларына багышланган шигырьләре дә күренә башлады.

Баксаң, мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган икән инде ул. Бу хакта шушы араларда гына Казанның "Якташ" нәшрияте "табасыннан" төшкән, "Йөрәгемә кырык йозак элдем" исемле тәүге китабына кереш сүздә дә яза ул. "Шагыйрә-авылдашым, дус кызымның апасы Фәридә апа Ибраһимга сокланып: "Эх, мин дә аның кебек шигырь яза белсәм иде!"-дип кызыгып карый идем. Бераз вакыттан соң тагын кулга каләм алып, күңелдә туган хис-тойгыларны, уй-кичерешләрне шигъри тезмәләргә сала башладым. Моңа тормышта очраган күңелсез хәлләр, кыенлыклар да этәргеч ясагандыр-ике бертуган апамның (безнең гаиләдән берьюлы 5 кешенең) фаҗигале төстә һәлак булуы, башка сагыш-борчулар, тетрәнүләр һ.б."-дигән юлларга Зөлфиянең бөтен эчке дөньясы сыеп беткән кебек. Кешене кулына каләм алырга беренче чиратта күңел нечкәргән вакытлар этәрә шул.

Шигырьдән шигырьгә язганнары шомара барды. Китабына берничә дистә шигыре тупланган. Арада балалар өчен язылганнары да бар. Зөлфия Гыйззәтуллина-ике бала анасы, Катмыш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы да бит әле. "Шигърияткә тәүге адымнарын ясаган каләм иясенең иҗат җимешләре укучылар күңелендә үз урынын табар дип уйлыйбыз,"-дип яза җыентыкның мөхәррире Фәнис Мотыйгуллин. Һичшиксез! Киләчәктә безне тагын да үзенең яңа китаплары белән сөендерер әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев