Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йомгак ясалды, бурычлар куелды

Республика һәм район җитәкчелеге соңгы ике елда авылларда мәдәният проблемасына җитди игътибар бирә. Бу аларда мәдәният учаклары төзүдә ачык чагыла. Быел безнең районда да Кече Сон, Баскан һәм Түбән Тәкәнеш авылларында заманча клублар төзелде. Алар салада яшәүчеләргә тиешле мәдәни хезмәт күрсәтергә бурычлы дигән максат куела җитәкчеләребез тарафыннан. Башка мәдәният учаклары...

Республика һәм район җитәкчелеге соңгы ике елда авылларда мәдәният проблемасына җитди игътибар бирә. Бу аларда мәдәният учаклары төзүдә ачык чагыла. Быел безнең районда да Кече Сон, Баскан һәм Түбән Тәкәнеш авылларында заманча клублар төзелде. Алар салада яшәүчеләргә тиешле мәдәни хезмәт күрсәтергә бурычлы дигән максат куела җитәкчеләребез тарафыннан. Башка мәдәният учаклары да соңгы еллардагы темпларын киметмәскә тиешләр. "Бу өлкәдә хезмәт куючылар өчен узган сезон җиңел булмады. Авырлыкларга карамастан, алар алларына куелган бурычларны намус белән үтәп чыктылар. Районыбыз үзешчәннәренең Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башкалабыз Казан тамашасына тәкъдим иткән концертлары югары бәя алдылар," - диде үзенең район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре семинарында ясаган чыгышында районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов. Әлеге чарада узган сезонга йомгак ясалды, алдагысына бурычлар билгеләнде. Кызганычка каршы, кайбер авылларда мәдәни хезмәтнең куелышы тиешле булмавы да ассызыклап үтелде. Сөйләшүдә мәдәният учакларын төзекләндерүгә, аларның кышка әзерлекләренә дә игътибар юнәтелде. Территорияләрне матурлауда актив катнашкан авыл клублары, мәдәният йортлары, агымдагы елда үзләренең юбилейларын билгеләп үтүчеләр бүләкләргә лаек булдылар. Районның китапханәләр системасы, музейлар, сәнгать мәктәбе эшчәнлекләренә да анализ ясалды, алга планнар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев