Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җыелышып күңел ачтык

Шимбә көнне "Кайтам туган якка" дип аталган дуслык бәйрәмендә авыл клубында инде күптән авылдан киткән, күпләренең йортлары ябылган кешеләрнең очрашуы аерата куанычлы булды. 80 яшен тутырып килүче Зәйнәп апа Корбанованың өздереп биюенә сокланмаган кеше булды микән?! Ул үзенең тормыш иптәше Гарәфи абый, улы Илгизәр һәм килене белән бергәләп кайткан иде....

Шимбә көнне "Кайтам туган якка" дип аталган дуслык бәйрәмендә авыл клубында инде күптән авылдан киткән, күпләренең йортлары ябылган кешеләрнең очрашуы аерата куанычлы булды.
80 яшен тутырып килүче Зәйнәп апа Корбанованың өздереп биюенә сокланмаган кеше булды микән?! Ул үзенең тормыш иптәше Гарәфи абый, улы Илгизәр һәм килене белән бергәләп кайткан иде. Гармунчы, җырчы Гафур абый Гадиев үзе уйнап җырлаганда аннан агылган моңга кемнең генә йөрәге кысылып куймагандыр. Шунысы кызганыч, яшьләр: "Кем бу, кемнәрнеке?",-дип сорагач, без чатта моңсуланып торган ялгыз, бикле йортны күрсәтсәк, нәкъ каршыбыздагы бикле йорт Зәйнәп апаларныкы. Ә бит алар шәһәрдә түгел, Алабуга районының бер урыс авылында яшиләр. Казахстан далаларын урап, үзебезнең якны сагынуларына түзә алмый кабат әйләнеп кайткан кешеләр. Үзебезнең авылда яшәп, эшләп, бергә тормыш үткән Венера апа һәм Васыйл Шиһабиевларның парлап чыгыш ясауларына күнеккән авыл аларның һәр чыгышын көтеп ала. Укытучы Миңниса Хаҗиева үзенең искиткеч тыйнаклыгы, нәзәкатьлелеге белән күпләрдән аерылып тора. Шәдче мәдәният йорты җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, яшь җырчыларның алыштыргысыз остазы Ямаш авылының горурлыгы булган гармунчы һәм шагыйрь Илдар Вәлиев белән башкарган җырын бик яратып тыңлады тамашачы. Оста биюче, 4 бала атасы, авылның булдыклы, уңган ир-егете Илсур Хисамов сәхнәне дер селкетеп, ашкынып биегәндә күпләрнең күңеле канат каккандыр.
Кайтканнар белән монда яшәүчеләрне берләштереп бәйрәм кичәсен оештыручы Гөлнур Шакирҗановага бик рәхмәтле ямашлылар. Ямашта туып-үскән Гөлнур апа да башкалар кебек үк заман чиренә ияреп Яр Чаллы шәһәренә китеп бара. Шунда пенсиягә чыкты. Узган ел әнисе ныклап үзен карый алмый башлагач, аны тәрбияләргә дип, шәһәрдәге өч бүлмәле фатирларын калдырып, тормыш иптәше Нурсәет абый белән монда кайттылар. Теләгән кеше үзенең сәләтенә ярашлы, теләп эшләрлек хезмәтне кайда яшәсә дә, ничә яшендә булса да таба. Кайтып ярты ел үтүгә, ул хуҗасыз торган Ямаш авылы клубына мөдир булып урнашты. Моңарчы мөдирләр шактый алышынды. Соңгы 3 елда бернинди чаралар үткәрелмәде, клуб күп көннәрдә ачылмады. Ачылса да, ачкычны берәр яшь кешенең кулына калдырып, үзләре башка үз эшләре белән шөгыльләнде клуб "хуҗалары". Һәр эшне җиренә җиткереп эшләүче, яшәү дәрте ташып торган Гөлнур апа килгәч клуб эшчәнлеге төптән үзгәрде. Бер генә бәйрәм көннең дә концертсыз калганы юк. Авыл халкы да аптырап калды хәтта. Шушылай итеп тә эшләп була икән бит, дип сөйләшәләр. Инде күптән онытылган яхшы гадәт-йолаларыбызны кабат искә төшерде Гөлнур апа. Шуларның берсе булган яз бәйрәмен, кара каргаларның туган якка кайтуларын билгеләп карга боткасы пешереп бөтен авыл халкын ботка белән сыйладылар, буялган йомыркалар пешереп өләштеләр, мәтрүшкә, бөтнек чәчәкләре салынган чәй эчерделәр. Ярманы авыл халкыннан җыйдылар, ә пешерүен Рөстәм Талипов һәм Җәмил Сабировлар башкарды.
Клуб юлын инде оныта башлаган авылдашлар хәзер бик еш бергә җыелып күңел ачалар. Китапханәче Зәлидә Талипова белән бер сүздә булып, ярдәмләшеп эшлиләр алар. Зәлидә үзе дә булсынга эшли. Китапханәдә булмаган, халык күп сорый торган китапларны үз акчасына сатып алып укучыларына өләшә, һәр чарада актив катнаша. Үзе дә җыр-моңга оста, күңелләрне тибрәндереп җырлый. Гөлнур апа кебек авылдашлар кайтып, озак еллар бикле торган йортларын ачып, хуҗа булып яшәп калырлар, дип өметләнә ямашлылар. "Чит кешеләр кайтып урнашканчы үзебезнеке-үз булыр", - иде диләр алар.
Миләүшә Хәйруллина
Рәсемдә: Зәлидә Талипова белән Гөлнур Шакирҗанова иңгә-иң торып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев