Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь чактагы көй-моңнарны, кабат яңартыйк әле

"Өлкәннәр күңеле-акыл, зирәклек, хикмәт, җыр-моң дәрьясы!"-диясе килде әлеге концертны карагач. Алсу Спиридонова Ветераннарның "Балкыш" республика сәнгать фестивале районыбызда инде гыйнвар аенда ук старт алган иде. Жюри биш икътисадый зонада 300дән артык чыгыш караган. Якшәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә гала-концертта зоналарда җиңү яулаган 30 номер күрсәтелде. Өлкәннәр вокал, нәфис сүз,...

"Өлкәннәр күңеле-акыл, зирәклек, хикмәт, җыр-моң дәрьясы!"-диясе килде әлеге концертны карагач.

Алсу Спиридонова
Ветераннарның "Балкыш" республика сәнгать фестивале районыбызда инде гыйнвар аенда ук старт алган иде. Жюри биш икътисадый зонада 300дән артык чыгыш караган. Якшәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә гала-концертта зоналарда җиңү яулаган 30 номер күрсәтелде. Өлкәннәр вокал, нәфис сүз, вокаль ансамбль номинацияләрендә көч сынаштылар. Барысының да чыгышлары тирән мәгънәле, эчтәлекле. Акман хәзрәте Мисбах Гатин, Урта Кирмән абыстае Рәшидә Әүһадиева, Кече Кирмәннең "Иман нуры" ансамбле, сәүдә өлкәсендә озак еллар эшләгән мамадышлы Нуршидә Гарифуллина һәм Фәүзия Хәсәнова үз чыгышларында иман белән гомер итәргә, гөрләп яшәргә чакырдылар. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче ветераннарның халык хоры, "Кышкы чия", "Рябинушка" фольклор, "Пятилетка триосы", Көек-Ерыксаның "Умырзая", Түбән Сонның "Ядкарь" (монысына авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин гармунны үзе уйнады) ансамбльләре уңышлы чыгыш ясадылар. Албайлы Мария Егорова белән Вера Порфирьева керәшеннәрнең табын җыруларын җырлап туйгач, биеп үк җибәрделәр. Зәмзәмия Сөнгатуллина сыздырган тальянга кушылып Наҗия Газизова моңлы җыр сузды. Олыяздан Эльбрус Салихов, Кече Соннан Фазылҗан Мөхәммәтҗанов, Шәдчедән Александр Архипов, Җәнлек совхозыннан Владимир Малковларның гармунда уйнаулары һәркемнең күңеленә хуш килде. Көек-Ерыксадан Рәим Гобәйнең Мамадышның биеклеккә үсүе, Пятилеткадан Галина Федотованың әниләр турындагы шигырьләре җаннарны тетрәндерде, уйландырды. Югары Ушмадан Рәфия Габделбәрова, Югары Соннан Роза Гарипова күбәләктәй биеп киттеләр. Дистәләгән вокал башкаручыларның иҗатларына аерым тукталырга газета бите җитмәс. Аларның иң өлкәне-Югары Ушмадан 83 яшьлек мәгариф ветераны Хәйрулла Шакиров. Ватанга, әниләргә, сөйгән ярга мәхәббәт, яшьлекнең, тормышның кадерен белү, яшәү матурлыгы турында дәртле дә, моңлы да җырлар яңгырады. Биредә катнашучылар барысы да-җиңүчеләр, чөнки көндәлек соры мәшәкатьләрдән, чирләрдән арынып, сәхнәгә күтәрелгәннәр, гомер буе балкып яшәп булуын үз үрнәкләрендә раслыйлар, җәүһәрләрне киләчәк буыннарга тапшыруда зур хезмәт башкаралар. Халкыбызның "Картаямени соң йөрәк?!" җыры алар өчен гимнга әверелгән. Аларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район ветераннар Советы рәисе Гөлнәзирә Талипова котладылар, бүләкләделәр. Алга таба да шулай җырлап, гөрләп яшәргә өндәделәр, иҗади уңышлар теләделәр.
Район этабында лауреат исемен яулаган 19 чыгыш Мамадыш данын якларга апрель аенда Кукмарага бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев