Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ветераннар Советы рәисе Гөлнәзирә Талипова “Татар-информ”да

Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Солветы рәисе Гөлнәзирә Талипова "Татар-информ" агентлыгында республика "Балкыш" фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә катнаша. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентылыгында "Балкыш" республика фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уза. Биредә Казан шәһәре, Биектау, Бөгелмә, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан һәм Мамадыш районнары вәкилләре катнашуы көтелә. Алар арасында республика ветераннар советы...

Районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Солветы рәисе Гөлнәзирә Талипова "Татар-информ" агентлыгында республика "Балкыш" фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә катнаша.

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентылыгында "Балкыш" республика фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уза. Биредә Казан шәһәре, Биектау, Бөгелмә, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан һәм Мамадыш районнары вәкилләре катнашуы көтелә. Алар арасында республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштиряков, "Балкыш" республика бәйгесенең җюри рәисе ,ТР атказанган халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, фестивальнең былтыргы җиңүчеләре, призерлары булачак. Мамадыш районыннан бирегә районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Гөлнәзирә Талипова юл тота. Сүз уңаеннан,кичә район мәдәният йортында "Балкыш" республика фестиваленең район туры узды. Әлеге этапта катнашу мөмкинлеге районыбызның 5 икътисадый зонасында сайлап алынган чыгышларга бирелде. "Балкыш" фестиваленең район турына 100 дән артык талантлар килгән иде. Аларны 50 дән артык сәхнә номеры берләштерде.

Әлеге чыгышларга гадел бәя бирү бурычы район ветераннар Советы рәисе Гөлнәзирә Талиповага, "ТАТМЕДИА" ААЖнең «Нократ» («Вятка») мәгълүмат-матбугат филиалы корреспонденты Николай Михайловка, композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәновага йөкләнде.

Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструметаль ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздырдылар. Нәтиҗәдә, сәнгатькә тартылучы өлкән буын вәкилләрен ачыклау, милли-мәдәни мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән "Балкыш" республика фестиваленең гала-концертына 27 чыгыш сайлап алынды, ә анысы 20нче март көнне район мәдәният йортында узачак. Биредә республика зона турына кандидатлар сайлап алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев