Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ветераннар "Балкыш"та балкый

Бүген район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" фестивале шәһәр туры үтте. Әлеге этапта катнашырга Мамадышта яшәүче 100 дән артык өлкән буын талантлар килгән иде. Аларны 30 дан артык сәхнә номеры берләштерде. Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография...

Бүген район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" фестивале шәһәр туры үтте. Әлеге этапта катнашырга Мамадышта яшәүче 100 дән артык өлкән буын талантлар килгән иде. Аларны 30 дан артык сәхнә номеры берләштерде. Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздыралар. Районның ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова әйтүенчә, өлкәннәр арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның осталыгын арттыру, өлкән яшьтәгеләрнең тормышын ямьләндерү максатында оештырылучы "Балкыш" фестиваленең район туры март азагында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев