Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Вакытлыча эшкә кергән мөдир клубта 20 елга калды

Ул көнне бик яхшы хәтерли Марсель. Арташ авылы клубында мөдир булып эшләргә кеше таба алмаган авыл советы рәисе, яздан гына совет армиясеннән кайткан егетнең капкасын шакыды. Ринат Хәйруллин. Урта Кирмән авылы Сентябрь киче иде. Рәиснең гозерен аңлап алган егет, бик авырлык белән, Яңа ел бәйрәмнәрен уздырганчы гына эшләп торырга ризалык...

Ул көнне бик яхшы хәтерли Марсель. Арташ авылы клубында мөдир булып эшләргә кеше таба алмаган авыл советы рәисе, яздан гына совет армиясеннән кайткан егетнең капкасын шакыды.

Ринат Хәйруллин.

Урта Кирмән авылы

Сентябрь киче иде. Рәиснең гозерен аңлап алган егет, бик авырлык белән, Яңа ел бәйрәмнәрен уздырганчы гына эшләп торырга ризалык бирде. Бердән яшь, икенчедән махсус белеме дә юк, шуңа да шүрләгәндер. Ул вакытлардан соң да ике дистә елдан артык вакыт үткән. 4 айга гына дип эшкә кергән Марсель Шәйдуллин һаман Арташ клубында мөдир. Бүген инде әлеге клубны аннан башка күз алдына да китереп булмый. Беренче көннәреннән үк җиң сызганып эшли башлый ул. Үзе дә тынгысыз, җитәкчеләрне дә тынгысызлый. Чөнки Арташ клубы районда иң өлкәннәрдәндер. Иң беренче эш итеп, авыл яшьләрен үз янына туплап, мәдәният учагының тышкы ягын күз төшәрдәй итү чарасын күрәләр. Ишекләр ремонтлана, матур тәрәзә йөзлекләре ясала. Әкренләп түбә яңартыла. Инде эчке эшләргә чират җитә. Шулай итеп, стена гына бер дә кагылмаган килеш калгандыр. Болар бит берсе дә клубны ябып башкарылмый. Түшәмнәрне алмаштырып бетерергә җитешмәгән елны Яңа ел бәйрәмен урамга чыршы киендереп, 20-25 градус салкында уздырганнарын әле дә сагынып сөйли арташлылар. Мондый очрак өчен аерым программа белән уздырылган бәйрәм яшь мөдирнең отышлы алымы була.

Авыл клубларының максаты - шушы җирлек халкына хезмәт итү, аларның мәдәни тормышын оештыру, ягъни мәдәни яктан агарту. Моның өчен үзеңнең дә мәдәниятле, белемле булуың шарт. Марсель моның шулай икәнен тиз аңлый, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын читтән торып тәмамлый. Өлкәннәр белән дә, яшьләр белән дә уртак тел табып эшли белә. Һәр ике як өчен дә чаралар тигез оештырыла монда. Зур сәхнәләрдә генә чыгыш ясарга күнеккән коллективларны да җәлеп итеп, үз авылы халкын ял иттергәнгә яраталар аны. 20 көн эчендә 7-8 чара- зуррак мәдәният учакларында да сирәк күренештер, ә Арташ клубында гадәти хәл.

Марсель Батырша улы үзенең һөнәри осталыгын күтәрү буенча да күп эшли. Төрле бәйгеләрдә үзенең тәҗрибәле коллегалары белән курыкмыйча бил алыша. Аның портфолиосында инде район, республикакүләм бәйгеләрдә җиңүләрен раслаган Мактау кәгазьләре дә бихисап. Күптән түгел узган мәдәният хезмәткәрләре бәйгесендә дә аның адресына гел мактау сүзләре генә әйтелде. Район үзәгендә узучы Урта Кирмән җирлеге ярминкәләрендә, концертларында да үзенең үзешчәннәре белән актив катнаша Марсель. Аның ихласлыгын күрсәтүче тагын бер сыйфаты-үткәннәргә мөнәсәбәте. Үзе инициатива күрсәтеп, клуб бакчасында шәһит киткәннәргә һәйкәл булдыруга иреште. Арташ халкының да хәзер үз батырларын барлар урыны бар! Әле тагын бер асыл хыял йөртә мөдир күңелендә: клубның бер бүлмәсендә авыл тарихына багышланган почмак ясамакчы, безнеңчә музей инде. Авыл халкы белән бергәләп тотынганда, монысы да булмаслык эш түгел. Кечкенә авылларда мәктәпләр бетеп барган заманда, клублар бердәнбер дөньяви мәдәният һәм мәгърифәт учагы булып кала бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев