Нократ

Туган як күтәрә йөрәкләрне

Китапханәчеләр арасында оештырылган бәйге апогеена җитте - соңгы ике атна эчендә генә авылларда якташ шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга, композиторларыбызга багышланган күпсанлы кичәләр булып узды. Алар берсеннән-берсе эчтәлеклерәк. Кече Кирмән - Кирмән башына багышлап күпсанлы җырлар иҗат ителгән. Аларның сүзләрен Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Гыйльмулла Сәләхов язганнар. Авыл мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән...

Китапханәчеләр арасында оештырылган бәйге апогеена җитте - соңгы ике атна эчендә генә авылларда якташ шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга, композиторларыбызга багышланган күпсанлы кичәләр булып узды. Алар берсеннән-берсе эчтәлеклерәк.
Кече Кирмән - Кирмән башына багышлап күпсанлы җырлар иҗат ителгән. Аларның сүзләрен Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Гыйльмулла Сәләхов язганнар. Авыл мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән берлектә, аларга багышлап, "Туган як балкышы" исемле бик эчтәлекле кичә үткәрде. Анда бу өч шагыйрьнең дә шигырьләре укылды. Мәктәп укучылары да, мәдәният хезмәткәрләре дә, өлкән яшьтәге апалар да аларны сәнгатьчә сөйләргә өйрәнгән. Фирая Сәләхова, Алсу Исрафилова, Зөлфия Сөнгатова, Айдар Галиуллин, Гөлчәчәк Гыйззәтуллина, Нурия Хуҗиәхмәтова, Гөлназ Галимова җырлар бүләк иттеләр. Ландыш Мингазованың биюләре бар тамашачы күңеленә хуш килде. Укучылар Рафаил Газизовның Халыкара Г.Х.Андерсен исемендәге премиягә лаек булган "Бүләгем" китабыннан "Чөгендер хикмәтләре" шигырен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Ә автор үзенең туган авылына багышланган поэмасыннан өзек тәкъдим итте. Вәрис Гали хикәяләренең язылу тарихлары, аларның күбесенең прототиплары туган ягыннан алынуы турында сөйләде. Авыл мәктәбендә Гыйльмулла Сәләхов шигырьләрен туплап җыентык чыгарганнар икән. Авылның тагын бер талантлы егете - "Сандугач" ансамбле җитәкчесе, күп кенә җырлар авторы Фарил Дөлмиев иҗаты да игътибар үзәгендә булды кичәдә. Ул төрле уен коралларында уйнау осталыгын да күрсәтте. Авыл мәктәбендә укучылар арасында бүген дә шигырь язучылар бетмәгән әле. Кечкенә Айнур Газизовның шигырьләре тамашачы күңеленә хуш килде. "Әти-әниемә багышланган беренче шигыремне җиде яшьтә язган идем," - диде ул.
Түбән Козгынчыдан Альмира Нәҗипова хезмәттәшләре, авылы мөгаллимнәре белән үткәргән кичә шагыйрь Зиннәтша Дәүләтшинга һәм җырчы Котдүс Туйчинга багышланган иде. Сценарие шул дәрәҗәдә җылы язылган, моңарчы төп каһарманнары алай бар яктан да яктыртылган кичәне күргән юк иде әле. Зиннәтша ага Дәүләтшинның да, Котдүс Туйчинның да тыйнаклыклары сокландырды. Икесе дә - гомерләрен туган авыларына багышлаган олы талантлар. Якташлары да үзләренә багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр. Сәнгатькә гашыйк, талантлы кешеләр бик күп бу төбәктә. Бер-берсен хөрмәтли дә беләләр. Авыл клубының тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде.
Урта Сонда үткән кичәнең үзәгендә шушы авылда туган шагыйребез Сәяф Шәйхи булды. Кече Сон мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәзилә Мисбахова аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып узды. Зилә Госамова белән Алсу Гайнетдинова шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Авыл сандугачы, ун җыр авторы Раиф Шәрифуллинның, гаиләсенең җырлавын зал тын да алмый тыңлады. Урта Соннан Югары Сон авылы егетенә кияүгә чыгып, шунда гомер кичерүче Энҗе Гыйләҗетдинова туган авылын сагыну хисләре белән язган шигырьләрен тәкъдим итте. Клуб мөдире Наил Сәхәпов hәм китапханәче Фирая Гайнетдинова да үзләренең әйтер сүзләрен шигырь юлларына салганнар иде.
Никифороволылар кичәләрен нигездә Рафаил Газизов иҗатына багышлап әзерләгәннәр. Малмыжкада Владимир Калашников иҗаты үзәккә куелды. Кичәгә Владимир үзе дә кайткан иде. Туган авылына, Мамадышыбызга багышлаган шигырьләрен укыды. Алар да җылы оештырылулары белән истә калды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: