Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тәрбия сәнгатьтән башлана

Лаеш район мәдәният йорты ике көн дәвамында "Созвездие-Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате буенча XIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгеләрендә катнашучылар арасында йөзләгән сәләтле балаларның барлыгын күрү бәхетенә иреште. Иҗади бәйгедә Лаеш, Мамадыш, Алексеевск, Югары Ослан, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары балалары көч сынашты. Николай Михайлов Миңа чәршәмбе көнне мәртәбәле жюри...

Лаеш район мәдәният йорты ике көн дәвамында "Созвездие-Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате буенча XIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгеләрендә катнашучылар арасында йөзләгән сәләтле балаларның барлыгын күрү бәхетенә иреште. Иҗади бәйгедә Лаеш, Мамадыш, Алексеевск, Югары Ослан, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары балалары көч сынашты.

Николай Михайлов

Миңа чәршәмбе көнне мәртәбәле жюри тарафыннан ике меңгә якын катнашучы тарафыннан башкарылган 257 чыгыш арасыннан сайлап алынган номерлардан гына торган гала-концертны карау бәхете тәтеде. Ул башланганчы фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановтан быелгы чара турында фикерләрен ишетергә булдым. "Елдан ел анда катнашучыларның саны артуы сөендерми калмый, әлбәттә. Ике көн эчендә чыгышларны бәяләгән жюри әгъзаларына җиңел булмагандыр. Димәк, Татарстанда бик күп яңа, якты йолдызчыклар кабынды, дигән сүз. Моның өчен әти-әниләргә, балаларның укытучыларына, аларга шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр тудырган район җитәкчеләренә рәхмәт. Мамадышлылар быел да зона турына иң яхшы номерлар белән килгәннәр. Аларның егермегә якын чыгышлары билгеләп үтеләчәк икән, бу район җитәкчеләренең балалар сәнгатен үстерүгә, тәрбиягә битараф булмаулары турында сөйли. Бит дөрес тәрбия бирү җөмһүриятебезнең якты киләчәген тәэмин итәчәк дигән сүз," - диде ул. Тагын шунысын ассызыклап үтик, зона гала-концертын алып баручыларның берсе якташыбыз - Марина Михайлова иде. Хәер, төрле яшь төркемнәрендә "конферанс" номинациясендә җиңүгә дәгъва кылган балаларга да ирек бирелде - бәйрәм киче аларның алып баручы ролендә әзерләнгән чыгышлары белән дә үрелеп барылды. Шуның белән алар Марина апаларына билгеле бер вакыт "сулыш алырга" ярдәм иттеләр. Жюри әгъзаларыннан Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нурия Хашимова үзләренең чыгышларында "Созвездие-Йолдызлык"ның талантлар тәрбияләүче чара булуын ассызыклап, фестиваль сынаулары аша узып чыныккан балаларның һәм яшүсмерләрнең абруйлы иҗат әһелләре булачакларына ышанычларын белдерделәр. Бүген балаларда ихтыяр көче җитми, дибез. Ә "Созвездие-Йолдызлык" фестивале аны тәрбияли торган чара. Ихтыяр көче бит ышаныч көчле булганда гына барлыкка килә. Бала, мине күрәләр, сәләтемне үстерергә ярдәм итәләр, дип ышана икән, ул җиңә дә инде. Композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең "Радуга" бию төркеме белән башланган өч сәгатькә сузылган гала-концерт сизелмичә, бер тын да үтеп китте, дисәм дә арттыру булмас. Аның оештырылышы да тел-теш тидерерлек булмады. Сәхнәнең бер почмагы да тик тормады. Мин үзебезнекеләрне күз уңыннан ычкындырмаска тырыштым. Чыгыш ясаганнар сәхнә артында да, тамаша залында да сәхнәдәге иптәшләрен "кыздырып", аларга көч-куәт биреп тордылар. Ничек инде ярдәм итмисең, концерт түгел, бәйрәм бит бу! Вакытның сизелми узуының тагын бер сәбәбе, чыгышларның бер-бер артлы үрелеп, тулы бер композициягә әверелүендә. Тагын шунысы игътибарга лаек, быел безнекеләр милли тамырларыбызга да зур игътибар биргән. Алар аерым башкаручылар, бию коллективлары чыгышларында ачык чагылды. Кыскасы, концерт чыгышларга бай булды, зәвык белән тегелгән костюмнардан күзләр камашты. Әмма катнашучыларның күп булуы кайбер уңайсызлыклар да тудырган. Киенү-чишенү урыннарының кысанлыгы, сәхнә артындагы урынның тар булуын сизмичә калмаганнардыр бәйрәмдә катнашучылар. Ләкин шулай булуга карамастан, татар халкы мәкалендәге "күңелең иркен булса, кайда да сыясың", дигән сүзләр белән килешми хәлең юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев