Нократ

Түбән Ушма мәктәбендә картиналар галереясы ачылды

Түбән Ушма мәктәбе узган шимбәдә картиналар галереясына әйләнде. Белем бирү йортына аларны авылдашлары, рәссам Факил Гайфетдинов тапшырды. Күргәзмәдә безнең иҗат төркеме дә бар иде. Мамадышлылар туган якларына мәхәббәтләрен, якташларын хөрмәт итүләрен эшләре белән күрсәтәләр. Узган атнаның шимбәсендә Түбән Ушма авылында туып үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Россия...

Реклама

Түбән Ушма мәктәбе узган шимбәдә картиналар галереясына әйләнде. Белем бирү йортына аларны авылдашлары, рәссам Факил Гайфетдинов тапшырды. Күргәзмәдә безнең иҗат төркеме дә бар иде.
Мамадышлылар туган якларына мәхәббәтләрен, якташларын хөрмәт итүләрен эшләре белән күрсәтәләр. Узган атнаның шимбәсендә Түбән Ушма авылында туып үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов республикабызда әле беренче булып, үзе укыган мәктәпкә утызга якын рәсемен бүләк итеп, анда картиналар галериясенә нигез салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: