Нократ

Синең хисең һаман яши бездә...

"Кеше китә-җыры кала" дип язган мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев. Нәкъ шул сүзләр белән мин якташыбыз,районыбыз горурлыгы Шәйхи ага Маннурны бәйләр идем. Ул да бит җирдә үзенең көен, моңын калдырган. Күңелен иң зур өлешен-иҗатын ул дөньялыкка бүләк иткән. Ә кайберәүләр Шәйхи Маннурның безнең яктан икәнен белмидер дә әле. Әйе, Шәйхеислам Фәтхулла...

"Кеше китә-җыры кала" дип язган мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев. Нәкъ шул сүзләр белән мин якташыбыз,районыбыз горурлыгы Шәйхи ага Маннурны бәйләр идем. Ул да бит җирдә үзенең көен, моңын калдырган. Күңелен иң зур өлешен-иҗатын ул дөньялыкка бүләк иткән. Ә кайберәүләр Шәйхи Маннурның безнең яктан икәнен белмидер дә әле.

Әйе, Шәйхеислам Фәтхулла улы Маннуров 1905 елның 15 гыйнварында районыбызның иң ямьле урыннарының берсендә-Тулбай авылында туа. Башлангыч белемне ул Тулбай һәм күршедәге Шәмәк мәдрәсәләрендә ала. Аннан шәһәребездәге педагогия курсларында укый. 1923 елда Шәйхи Маннур чынлап торып иҗатка кереп китә. Шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннур әсәрләрендә төрле темаларны яктырта. Тик аның туган ягына-Тулбай авылына мәдхия кылган шигырьләре аерым игътибарга лаек. Бу циклга "Бозлар актарылганда", "Безнең авыл егете", "Меңнән бер кичә" исемле күңел җырлары керә. Шулар арасында "Безнең авыл егете" дигән поэмасын ассызыклап үтәсе килә. Бу поэманы Шәйхи ага 1941 елда- илебезгә дошман аяк баскан елны яза. "Безнең авыл егете" поэмасы дүрт җырдан гыйбарәт. Һәр җыр үзенә күрә бер тарихны бәян итә. Якташыбызның туган якка мөнәсәбәтен без поэманың беренче җырында күзәтә алабыз:

Юк! Күпме генә җирләр йөрсәм дә,

Истә саклыйм һаман мин аны;

Нинди генә төшләр күрсәм дә,

Күрәмен гел туган Тулбайны,

Агартса да чәчне картлык, кайгы,

Мин һаман да Тулбай малае!

Түбәндәге шигъри юлларда Шәйхи Маннур туган якка булган мәхәббәтен сурәтли. Өстәп шуны әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышы башлану белән үк шагыйрь үзе теләп сугышка китә һәм сугышның соңгы көненә кадәр "Сугышчан чакыру", "Алга, дошман өстенә", "Ватан бәхете өчен" исемле фронт газетеларында хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Мәкаләләре белән ул сугышчыларны рухландырган, иң катлаулы шартларда якташыбыз үзен кыю тоткан. Һәм шуның өчен Шәйхи Маннур Кызыл Йолдыз ордены, бик куп медальләр белән бүләкләнә. Аның иҗаты белән таныша барган саен күңелне горурлык хисе били. Ул туган ягына тугры калган, аны иҗат җимешләрендә күрсәтә белгән, мәсәлән, "Кавышу хикәясе"ндә ул болай дип яза:

Сиңа да бер кайтып керер көннәр

Булыр икән, туган Тулбаем!

Ул минутны инде күрәлмәм, дип

Уйлый идем ялгыз моңаеп.

Менә шуннан уч тутырып алып

Үзебезнең басу балчыгын

Туйганчы бер иснәп карау-минем

Иң зур бәхетем,

Иң зур шатлыгым!

Шәйхи ага Маннурның иҗатын өйрәнгәндә мин үземә яңа дөнья ачтым. Ул дөнья- мәхәббәт, яктылык, бәхет тулы.

Фаягөл Талипова,

Олыяз лицее укытучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: