Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Саекмасын иҗат чишмәң, “Агымсу”!

Николай Зюрин Бүгенге мәшәкатьләрне, авырлыкларны хәл итү белән мәш килеп, тирәбездә эчкерсез күңелле, матурлыкны күрә белүче, аны тудыручы затлар барлыгын онытып җибәрәбез кайчак. Әдәбиятка җаннары-тәннәре белән бирелгән, илаһи гүзәллек тудыручы шагыйрьләребез, язучыларыбыз алар. Чыннан да, тарихи ташларга сулыш өрүче, тирә-як мохиткә мәдхия җырлаучы, гади сүзләрдән кабатланмас иҗат җимешләре хасил итүче...

Николай Зюрин

Бүгенге мәшәкатьләрне, авырлыкларны хәл итү белән мәш килеп, тирәбездә эчкерсез күңелле, матурлыкны күрә белүче, аны тудыручы затлар барлыгын онытып җибәрәбез кайчак. Әдәбиятка җаннары-тәннәре белән бирелгән, илаһи гүзәллек тудыручы шагыйрьләребез, язучыларыбыз алар.
Чыннан да, тарихи ташларга сулыш өрүче, тирә-як мохиткә мәдхия җырлаучы, гади сүзләрдән кабатланмас иҗат җимешләре хасил итүче кешеләргә сәләт тумыштан ук бирелә торгандыр. Ә бит аларны табарга, ташкыннар вакытында да ярга чыкмыйча агышын дәвам итсен өчен ярдәм итәргә кирәк. Безнең тәбәктә бар андый ярдәмче, олы иҗат юлына фатихасын бирүче. Ул - "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе. Шушы көннәрдә берләшмә үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният йортында әлеге датага, Тукай туган көнгә һәм быел үзләренең юбилейларын билгеләп үткән шагыйрьләребезгә багышлап истәлекле кичә уздырылды. Вахитага Галиевка быел- 85, Әхмәт Гаделгә - 70, Рафаил Газизов белән Мәнүсә Шәйдуллинага - 65әр, Владимир Калашниковка 45 яшь тулды. Чарада мәктәп укучылары тарафыннан аларның шигырьләре яңгырады, композицияләр күрсәтелде. Ә "гаеплеләр"гә исә район җитәкчелеге бүләкләре тапшырылды. Бу көнне яраткан язучыларыбыз - Яр Чаллыдан Вахит Имамов, Айдар Хәлим, якташыбыз Мансур Сафин, Амур Фәләх, Казаннан Әхмәт Гадел һәм аның улы Ихтыяр Гаязов, Люция Фәршатова тантананың олы кунаклары булдылар. "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит әфәнде үзе җитәкләгән басма белән районыбыз каләм осталары арасында соңгы елларда тыгыз элемтә урнашуын, безнекеләрнең иҗатларына һәрвакытта да урын бирелүен ассызыклап үтте. "Агымсу" берләшмәсен юбилее белән тәбрикләгәннән соң, чыгышы ахырында ул, каләмдәшебез, "Нократ дулкыннары" теле-радиокомпаниесе хезмәткәре, "Иделем акчарлагы" фестиваленең гран-при иясе, шагыйрь Илнур Юнусовка зур өметләр баглавын да әйтте. Айдар әфәнде күптән түгел генә "Хунвэйнбин" исемле өч томлы тарихи роман чыгарды. Аның икенче китабының бер бүлеге Мамадыш төбәгенә багышланган икән. Димәк, андый романнар язар өчен районыбызда җирлек бар. Үткәнебезне өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Алла боерса, яңа ачышлар язучыларыбызның китапларында урын алырлар.
"Агымсу"ның бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган айда әдәбият мәйданында пәйда булуы үзгә бер сихри көчкә ия булуы белән бәйледер. Күренекле прозаик, шагыйрь, төбәгебезнең горурлыгы булган Шәйхи Маннур хәер-фатыйхасын алган берләшмә дистәләгән кешегә каләмнәрен чарларга мөмкинлек биргән. Аның аша Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Әхмәт Гадел, Шаһинур Мостафин, Рафаил Газизов кебек бүген инде татар дөньясында танылган әдипләр узган. Алар төбәгебез данын ил, халыкара күләмдә дә таныттылар. Узган гасырның 70нче елларында берләшмәне җитәкләгән, газетабызның элеккеге мөхәррире Зәки Хәнәфиев, Чәчкә Хөснетдинова үз чорларында районыбызда күп кенә мәктәп баласына иҗат сукмагыннан юл ярырга ярдәм иткәннәр. Бүген без горурлана торган Вахит ага Галиев, Сәяф Шәйхи, Рәим Гобәй, Рәсимә Галиева, Зиннәтша Дәүләтшин, Камил Абдуллин, Владимир Калашников, Ләйсән Мөгътәсыймова, Гөлнур Васыйлова, арабыздан китеп барган Вәкил ага Ахунҗанов һәм башка бик күпләр шигърият дөньясындагы тәүге иҗат җимешләрен "Агымсу" сәхифәләрендә бастырган шәхесләр. Вахит ага:"Шушы берләшмәгә килмәсәм, шигырьләресне үзем өчен генә язар идем, дистәгә якын китабым да басылмас, укучыларым да булмас иде",-дигән сүзләре белән мең хаклы. Сәяф аганың да чын шагыйрь булып китүенә безнең берләшмә "гаепле". "Нократ өсләрендә ак томан" исемле беренче шигыренең "Агымсу"ның төп басма чыганагы булган район гәҗитендә басылуын ачык хәтерли ул. Ике дистә ел дәвамын ул да берничә китап авторы булды.
Бүген берләшмә шигырь, хикәя, нәсер һәм башка әдәби язмалар иҗат итүчеләрне генә түгел, рәссамнарны, җырчыларны, музыкантларны берләштерә. Аның җитәкчесе Вәрис Гали үзе дә татар әдәбияты мәйданында лаелы урын тапкан шәхес. Шушы араларда гына аны Татарстан Язучылар берлегенә дә кабул иттеләр. Үз эшенә фанатларча бирелгәнлек, шигъри җанлылык аңа җирле каләм осталары белән эш алып барырга җиңеллек тудырмыйча калмыйдыр. Хәзерге вакытта "Агымсу" 50гә якын әдәбият, җыр-сәнгать сөючеләрне берләштерә. Шунысы сөенечле, алар җирле матбугат чаралары белән генә чикләнмиләр. Кайберләренең иҗат җимешләрен республика газета-журналларында да күрергә мөмкин. Белем бирү учреждениеләрендә дә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Вәрис әфәнде сүзләренә караганда, Көмешкүл, Дүсмәт, Урта Кирмән, Усали, шәһәр мәктәпләрендә талантлы балалар белән эшләү тиешле югарылыкта оештырылган. Мөхтәрәм шагыйрьләребез Рафаил Газизов, Вахит Галиев, Сәяф Шәйхи, Гөлнур Васыйлова, Вәрис әфәнде үзе укучыларның көтеп алган кунаклары. Очрашулар эзсез югалмый, әлбәттә. Моннан тыш, берләшмә тәкъдиме белән игълан ителгән, "Мамадышым - илһам чыганагым" исеме астында узган, бәйге-конкурста 200дән артык шигырь укучы, коллективлар, каләм тибрәтүчеләр катнашыр дип көтелмәгән дә иде. Шуңа күрә мәртәбәле жюрига иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмагандыр. Аларга да әлеге кичәдә бүләкләр тапшырылды. Яшь иҗатчылар-мәктәп укучылары да сәхнә түрендә хөрмәтләнде.
Бәйрәм тантанасында тамашачылар Мамадыш төбәгенең талантларга бай булуына тагын бер кат инанганнардыр. Аларның иҗат чишмәләре саекмас, сулмас, челтерәп аккан чишмә суы кебек тылсымлы шигырьләре, хикәяләре язылып, китаплары чыгып, яңа җырлары, сәнгать җимешләре туып торыр, дип ышанасы килә.
Николай Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X