Нократ

ОЛЫ СӘНГАТЬКӘ ЮЛ БАШЫ

1962нче елның 1нче сентябрендә Мамадышыбызда музыканың кечкенә генә бер утраучыгы пәйда була. Балаларга башлангыч музыкаль белем алырга киң мөмкинлекләр ачыла. Шул көннән алып ярты гасыр вакыт узып та киткән. Шушы дәвер эчендә әлеге сәнгать йортын меңнәрчә балалар тәмамлап, тормышта үз юлларын таптылар. Араларында иҗатны гомерлек юлдашлары итеп сайлаучылар да аз...

1962нче елның 1нче сентябрендә Мамадышыбызда музыканың кечкенә генә бер утраучыгы пәйда була. Балаларга башлангыч музыкаль белем алырга киң мөмкинлекләр ачыла. Шул көннән алып ярты гасыр вакыт узып та киткән. Шушы дәвер эчендә әлеге сәнгать йортын меңнәрчә балалар тәмамлап, тормышта үз юлларын таптылар. Араларында иҗатны гомерлек юлдашлары итеп сайлаучылар да аз түгелдер. Бит сәнгать белән дус булганнарның зур күпчелеге тормышта бервакытта да тайгак юлга басмыйлар. Халыкта, кешене урын түгел, ә кеше урынны бизи, дип юкка гына әйтмиләр. Балаларга сәнгать серләрен төшендерүче мөгаллим вә мөгаллимәләр эшчәнлекләрендә шушы гыйбарәне төп юнәлеш итеп алалар да инде. Тыйнаклык бизи аларның һәрберсен. Әлеге сыйфат чалымнарын мәктәпнең 50 еллык юбилеена багышланган чарада да күрергә була иде. Бу көнне коллектив тамашачыларга, килгән кунакларга үзләренең иң яхшы иҗат җимешләрен күрсәтте. Аларны фойеда рәсем сәнгате бүлекчәсе балалары ясаган картиналар, кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә каршы алды. Араларында еллар узу белән чын сәнгать әсәрләренә әверелерлекләре дә юк түгел. Әлеге фикерне Казан дәүләт консерваториясенең фәнни проректоры Александр Маклыгин авызыннан ишетергә туры килде. "Хәзер бит картиналарны компьютерда да ясыйлар. Бу табигать биргән сәләтне юкка чыгара дигән сүз," -диде ул. Мәртәбәле кунаклар күргәзмәләр янында озак кына басып тордылар, үзләренең соклануларын яшермәделәр. Бәйрәмгә чакырылганнар арасында кемнәр генә юк иде. Алардан иң мәртәбәлесе, әлбәттә, РФ Композиторлар берлеге рәисе Владислав Казенин. Озак еллар безнең районны үз итә ул. Әбисенең Мамадыштан булуы гына түгел, биредә мәдәнияткә җирле җитәкчеләрнең битараф булмаганлыклары да аны Мамадышка еш китерә. Шәһәребезгә багышлап җырлар да иҗат итте. Аларның берсен юбилей сәхнәсеннән Мәскәү кунагы, Россиянең халык артисты Валерий Алиев башкарды. Бу көнне бәйрәм сәхнәсендә күп кенә танылган сәнгать осталары чыгышларын күрергә насыйп булды. Инде яше туксанга якынлашып килүче СССРның халык артисты, композитор Людмила Лядова, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Краснодар дәүләт консерваториясе директоры Владимир Чернявский, халыкара конкурслар лауреаты, вокал Екатерина Барбашова, Россиянең халык артисты Ирина Озерная, керәшен фольклор ансамбле, үзебезнең сәнгать мәктәбе коллективларының чыгышлары зур алкышлар белән каршы алынды. Район җитәкчелегенең әлеге коллективның эшчәнлеге белән даими кызыксынып торуы да ассызыкланды. Алар сәнгатькә битараф булсалар, балалар һаман да ике катлы агач бинада шөгыльләнеп ятарлар иде әле. Дөрес, моннан унбиш ел элек яңа сәнгать бинасы төзергә омтылыш ясалды. Әмма болгавырлык эшне фундамент салудан ары җибәрмәде. Бары тик районның элеккеге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм ул чагында башкарма комитет җитәкчесе булып хезмәт куйган бүгенге башлыгыбыз Анатолий Иванов тырышлыгы аркасында яңа сәнгать утравы барлыкка килде. Анатолий Петрович бүген дә коллективның эшчәнлеге белән даими кызыксынып тора. Аның ярдәме белән мәктәп музыка кораллары, киемнәр һәм башка кирәк-яраклар белән тулыландырыла. Анатолий Петрович бу көнне берничә педагогка район хакимиятенең һәм башкарма комитетының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Гомумән, юбилейда коллективның иң тырышлары, элеккеге директорлар, мәртәбәле кунаклар төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелде. Тантанада композитор Яруллиннарга да дан җырланды. Шундый зур, җылы игътибарлыклары өчен Мирсәет Яруллинның томыш иптәше Луиза ханым рәхмәтләрен белдерде. Юбилей Фәрит Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: