Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нурлы йөзле күрше кызы

Ул эшләгән чорда мәдәният йортыбыз шаулап-гөрләп торды. Үз эшенең остасы булганга,бездә бер генә бәйрәм дә җырсыз-моңсыз үтмәде, һәр җирдә җанлык хөкем сөрде. Түбән Ушма авыл клубы халык белән тулы. Кулына баянын алып, сыздырып уйнап, халыкны моң дәрьясына күмеп, җыр агыла. Бу кем, дисезме? Серле зәңгән күзле, мөләем йөзле, бөдрә чәчле...

Ул эшләгән чорда мәдәният йортыбыз шаулап-гөрләп торды. Үз эшенең остасы булганга,бездә бер генә бәйрәм дә җырсыз-моңсыз үтмәде, һәр җирдә җанлык хөкем сөрде.

Түбән Ушма авыл клубы халык белән тулы. Кулына баянын алып, сыздырып уйнап, халыкны моң дәрьясына күмеп, җыр агыла. Бу кем, дисезме? Серле зәңгән күзле, мөләем йөзле, бөдрә чәчле күрше кызым - Гөлнурым ул минем. Бу еллар Гөлнурның авылыбыз мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән чоры иде. Ул эшләгән елларда төрле чаралар оештырылып торды. Гөлнур бер эштән дә куркып тормады. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозыбызда сыер савучы булып эшләде. Кул эшләренең дә остасы ул: бәйләү, тегү, чигү, җиләк-җимеш үстерү серләре аңа әнисе Кәмиләбану ападан күчкән. Бакча җимешләре генә түгел, "Күңелем җимешләре" китабы пәйда булуы белән дә бар халыкны таң калдырды. Китабында һәр юлы үзенең йөрәк авазы аша уза. Гөлнур төрлесеннән яза: дөньяга, туган якка, безгә якты гомер бүләк итүче аналарга шигъри юллар аша хөрмәтләп, мәдхия җырлый. Гөлнурыбызның моңлы тавышы авылыбызның күркәм сабантуйларына ямь өсти. Аның кайтуын авылда яше-карты сагынып көтә. Ул үзе дә туган җиренә ярсу атлардай канатланып-талпынып кайтуын шигъри юлларда белдерә: Сабантуйга кайтам авылыма, Йөрәккәем ярсу атлардай. Күңелем оча "Соңга калмыйм", -диеп, Әйтерсең лә, канат таккандай. Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, ягымлы Гөлнурыбыз белән без чиксез горурланабыз. Ул үзенең шигъри юллары белән безне балачакка, яшьлегебезгә кире кайтарды. Без аңа сокланып карыйбыз. Яңадан-яңа иҗат уңышларына ирешүен, моң чишмәсенең саекмавын телибез.

Нурания Җиһаншина. Түбән Ушма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев