Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Моторнаяда- урам бәйрәме

Узган атнаның пәнҗешәмбесе шәһәребезнең Моторная урамы халкын күңелле вакыйга белән шатландырды. Бу көнне биредә урам бәйрәме уздырдылар. Моторная урамы бәйрәмен икенче төрле кечкенә Сабантуй дип атаганнар. Аны төп оештыручыларның берсе- шушы урамда гомер кичерүче Луиза Мисбахова. Урам Сабантуе башка бәйрәмнәрдән үзгә. Аны махсус әзерләнгән мәйданда түгел, ә туган урамнарында оештырганнар....

Узган атнаның пәнҗешәмбесе шәһәребезнең Моторная урамы халкын күңелле вакыйга белән шатландырды. Бу көнне биредә урам бәйрәме уздырдылар.

Моторная урамы бәйрәмен икенче төрле кечкенә Сабантуй дип атаганнар. Аны төп оештыручыларның берсе- шушы урамда гомер кичерүче Луиза Мисбахова.
Урам Сабантуе башка бәйрәмнәрдән үзгә. Аны махсус әзерләнгән мәйданда түгел, ә туган урамнарында оештырганнар. Кунаклар да шушы урам кешеләре. Ак яулыклы әбиләр, кәләпүшле бабайлар, яшьләр, балалар - барсы да бәйрәм итәргә җыелган.
Моторная урамы - кечкенә урам булса да, өй саен диярлек талант яши икән. Моны алар бәйрәм барышында исбатлады. Күршеләре өчен чыгышлар бүләк итүчеләр шактый булды.
Оештыручылар тарафыннан махсус бүләкләр дә әзерләнгән. Алар урамнарында яңа туган сабый, 1нче сыйныфка баручы балалар өчен аталган иде.
Моторная урамы халкы әлеге бәйрәмне традициягә әйләндерергә ниятли. Мондый бәйрәм туганнарны, күршеләрне берләштерә, күңелләрдә җылылык, әйбәт эмоцияләр генә уята бит, ди алар. Урам бәйрәменә килгән кунаклар барысы да кәнагать калып, оештыручы Луиза Мисбаховага рәхмәтләр әйтеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев