Нократ

Моң яшәтә буыннарны

Район мәдәният йортында авыл җирлекләрендәге мәдәният учакларының "Буыннарның көмеш чылбыры" дип исемләнгән ярминкә-концерт программалары старт алды. Беренче сынау Урта һәм Кече Кирмән төбәкләренең үзешчән сәнгать осталары өлешенә туры килде. Беренче коймак төерле була, дигән әйтем кирмәнлеләргә кагылмый, минемчә. Елның елында ярминкә концертларының программалары төрләндерелеп тора. Әмма бу аларны куркытмый. Моны...

Район мәдәният йортында авыл җирлекләрендәге мәдәният учакларының "Буыннарның көмеш чылбыры" дип исемләнгән ярминкә-концерт программалары старт алды. Беренче сынау Урта һәм Кече Кирмән төбәкләренең үзешчән сәнгать осталары өлешенә туры килде.

Беренче коймак төерле була, дигән әйтем кирмәнлеләргә кагылмый, минемчә. Елның елында ярминкә концертларының программалары төрләндерелеп тора. Әмма бу аларны куркытмый. Моны алар узган җомгада да исбатладылар. Кечекирмәнлеләр чыгышларын Ахунҗановлар нәселенә багышлаганнар иде. Гаҗилә апа һәм Нигъмәт ага ун бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, алар 25 оныкларының барысын да иркәләп назлый алмаган. Ул-кызлары, сөбханалла, тормышта үзләренә лаеклы урын таптылар. Ачы язмыш аларның өчесен арабыздан яшьли алып киткән. Исән калганнары бүгенге көндә бер-берләренә ярдәм итешеп гомер кичерәләр. Ахунҗановлар аша күпме гаилә туганлашкан бит. Бу нәселнең җырга-моңга бай икәнлегенә Мамадыш тамашачысы тагын бер кат ышанды. Дүрт буын вәкилләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җырчылар, биючеләр, шигырь язучылар, гомумән, сәнгать белән тыгыз элемтәдә яшәүчеләр шактый җыела бу нәселдә. Һәр чыгыш җылы каршы алынды, сәхнәдәгеләргә чәчәк бәйләмнәре агылды. Урта Кирмән төбәге дә сәнгать осталарына бай. Бу авылдан җыр Олимпына күтәрелгәннәрне саный китсәң, озын бер исемлек хасил булыр иде. Ә менә алар арасында Арташ авылыннан Дөрия апа һәм Илсур абый Сәләховлар гаиләсе үзгә бер урын алып тора. Алар икесе дә-җыр-моңга гашыйк кешеләр. Илсур ага бүген арабызда булмаса да, аның тальян моңы һаман да чыңлый төсле. Дөрия апа, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, тальянда бармакларын әле яшьләр дә көнләшерлек итеп, җитез йөгертә. Биш баласының дүртесе мөгаллимлекне сайласалар, бишенчесе үзен медицина өлкәсенә багышлаган. Дөрия апаның өч кызы, ике улы, аларның балалары сәнгатьне үз итәләр. Аеруча олы малай Илдус Татарстанда танылу алды. Бүгенге көндә ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында белем бирә, үзе кечкенә гармуннар ясый. Концертта ул аларда уйнап, тамашачыларны гаҗәпләндерде. Моннан тыш, Илдус әфәнденең ике малае да бүген Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә танылырга өлгергәннәр. Олысы Илдар Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә белем ала, аспирантура тәмамлый. Баянда уйнау буенча дөнья күләмендәге күп төрле фестиваль-конкурсларда җиңү яулаган. Икенче малае Айдар да Мәскәүдә Шнитке исемендәге музыка көллиятен тәмамлап, абыйсы белем алган академиядә укуын дәвам итә. Ул да виртуоз уйнаучы. Район мәдәният йорты сәхнәсендә Сәләховлар гаиләсе әгъзаларыннан тыш, аларның туганнары да, якыннары да чыгыш ясады. Әлеге концертларны караганнан соң күңелдә сорау туды: "Мондый чараларга башка төбәкләрдәге мәдәният хезмәткәрләре нигә килмиләр икән?" Яшерен-батырын түгел, кайбер авылларның концертлары моннан чирек гасыр элек булган тамашаларны хәтерләтә. Бүген тамашачының башка таләпләр куйганлыгын истән чыгармаска иде.

НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: