Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Мәчетләргә илтә сукмак”

Хәзерге көндә Россия ислам университетында педагогика дәресләре укытучы якташыбыз Ильяс Халиков "Мәчетләргә илтә сукмак" исемле альбом чыгарды. Тормыш иптәше Нурфия шигырьләр иҗат итсә, Ильяс аңа көй яза. Бу аларның уртак иҗат җимешләре. Буш вакытын җырларга көй язуга, аларны башкаруга, клиплар төшерүгә багышлый. Дине булган халыкның шәригать кануннарына туры килгән, күркәм...

Хәзерге көндә Россия ислам университетында педагогика дәресләре укытучы якташыбыз Ильяс Халиков "Мәчетләргә илтә сукмак" исемле альбом чыгарды. Тормыш иптәше Нурфия шигырьләр иҗат итсә, Ильяс аңа көй яза. Бу аларның уртак иҗат җимешләре. Буш вакытын җырларга көй язуга, аларны башкаруга, клиплар төшерүгә багышлый. Дине булган халыкның шәригать кануннарына туры килгән, күркәм мәгънәле, матур җырлары да булырга тиеш! Уразбахты авылы егете тәүге альбомын әнә шундый фикергә нигезләнеп чыгара. "Җырларыбызны тыңлап, кешеләр рухи азык ала алсалар, без канәгать булачакбыз. Дингә багышланган, тәрбияви функция үтәүче җырлар кирәк. Яшьләр дә дингә тартылсын, иманнары нык, әхлаклары чиста булсын иде",-ди Ильяс әфәнде Халиков. Алар өчен иң мөһиме-шәхси танылу түгел, ә башкарган җырлары аша кешеләрнең хак дин юлын эзләп табулары, игелекләр кылып яшәүләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев