Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мамадышта узган көлке кичәсенә “Ата комар” да килгән иде

Районның мәдәният хезмәткәрләре көлке көнендә ел саен нинди дә булса мәзәк-шоу оештыра. Быелгы чараны "Беренче апрель шаяртуы" дип исемләгәннәр. Тамашаның сценарий авторлары Гөлназ Гыйниятова һәм Марат Баязитов. Ике сәгать дәвамында тамашачы кызыклы чыгышларны карап рәхәтләнеп күңел ачты. Хастаханәдә, мәктәптә, күршеләр арасындагы мәзәк хәлләр үзешчән артистларыбыз тарафыннан югары дәрәҗәдә сәхнәләштерелә. Программада...

Районның мәдәният хезмәткәрләре көлке көнендә ел саен нинди дә булса мәзәк-шоу оештыра. Быелгы чараны "Беренче апрель шаяртуы" дип исемләгәннәр. Тамашаның сценарий авторлары Гөлназ Гыйниятова һәм Марат Баязитов.


Ике сәгать дәвамында тамашачы кызыклы чыгышларны карап рәхәтләнеп күңел ачты. Хастаханәдә, мәктәптә, күршеләр арасындагы мәзәк хәлләр үзешчән артистларыбыз тарафыннан югары дәрәҗәдә сәхнәләштерелә.


Программада шулай ук тамашачылар арасында конкурс, дәртле җырлар һәм вокаль-инструменталь ансамбль чыгышы да бар иде.


Көлке кичәсенең видеоязмасын "Мамадыш ТВ" каналында күреп булачак.

(Николай Михайлов фотолары)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев