Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Кирмән сәнгатьлерәк төбәк

Моның шулай икәнлеге авыл җирлекләренең "Яшәү яме - хезмәттә" дип исемләнгән иҗади концертлары бәйгесенең гала-концертында билгеле булды. узган көздә старт алган конкурста һәр төбәк Мамадыш тамашачысы һәм мәртәбәле жюри каршында сынау тотты. Кызганычка каршы, кайбер җирлекләр ярминкәләрдә катнашсалар да, район мәдәният йортында һәвәскәрләренең чыгышлары белән мактана алмадылар. Араларында: "Миннән киткәнче,...

Моның шулай икәнлеге авыл җирлекләренең "Яшәү яме - хезмәттә" дип исемләнгән иҗади концертлары бәйгесенең гала-концертында билгеле булды. узган көздә старт алган конкурста һәр төбәк Мамадыш тамашачысы һәм мәртәбәле жюри каршында сынау тотты. Кызганычка каршы, кайбер җирлекләр ярминкәләрдә катнашсалар да, район мәдәният йортында һәвәскәрләренең чыгышлары белән мактана алмадылар. Араларында: "Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче," - дигән гайбәрәне алга сөрүчеләр дә табылды. Ләкин күпчелек төбәкләр үзләренең сәнгатькә гашыйк кешеләре белән бай булуларын исбатладылар. Быел алар арасында барган көрәшнең кискенлеген шуның белән дә аңлатырга мөмкин. Нәтиҗәдә, Кече Кирмән үзешчәннәре чыгышы иң яхшысы дип табылды. Урта Кирмән, Тауиле, Шәдче авыл җирлекләре сәнгать осталары -икенче, Келәүеш, Дүсмәт һәм Көек-Ерыкса төбәкләренеке өченче урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев