Нократ

Казлар китә, кызлар китә...

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Кызганычка каршы, бүген кайсыберләрен мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрәбез шул. НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ Каз өмәсе белән дә шулайрак. Бүген, яшерен-батырын түгел, авылларда җәйге иртәләрдә һәр өй ишегалды капкасыннан тезелешеп, "кыйгак-кыйгак" килеп, су буена юл алган казларны сирәк күрәбез. Авылдашлар җыелышып, һәр...

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Кызганычка каршы, бүген кайсыберләрен мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрәбез шул.

НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ

Каз өмәсе белән дә шулайрак. Бүген, яшерен-батырын түгел, авылларда җәйге иртәләрдә һәр өй ишегалды капкасыннан тезелешеп, "кыйгак-кыйгак" килеп, су буена юл алган казларны сирәк күрәбез. Авылдашлар җыелышып, һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә торган өмәләр дә бик сирәк күренеш. Кече Сон әлеге йоланы байтак еллардан саклап килүче төбәкләрнең берсе. Ел саен анда күркәм төстә үткәрелә бу йола. Ә бит каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе булган. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Әйтелгән көнгә алар өмәгә иртүк килеп җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылганының бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмаска һәм бер җирдә дә тиресе ертылмаска тиеш. Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты-чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Сыдырылган канатларны, яшүсмер кызлар су юлы сукмагы буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала. Су буеннан кайтучыларны «каз коймагы» көтеп тора. Аннан авыз итәргә күршедәге ятим карчыклар да чакырылган. Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Араларыннан җор теллесе, тапкыр сүзлесе ишек төбенә баса. Алар каз канаты «сата». Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан соң гына кертелә. Кунак җыю, кунак сыйлау-татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган.

Әнә шуларның бер өлешен күрергә насыйп булды район мәдәният учаклары катнашында узган атна сишәмбесендә уздырылган өмәдә. Көянтәләренә казлар аскан кызлар, иңнәренә гармуннар таккан егетләр, казлардай тезелешеп, Нократ яр буендагы чишмәгә юл алдылар. Шәһәр урамнарында ул көнне милли җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Салкын булуга карамастан, түшкәләр көмеш чишмә суында юылып, тагын да сафландылар. Ә кичен район мәдәният йорты фойесында каз мамыгыннан тутырылган мендәрләр, чигүле әйберләрдән торган күргәзмә, каз маенда пешерелгән коймаклардан, итеннән пешерелгән бәлешләрдән, каклаган казлардан һәм башка тәм-томнардан сыгылып торган өстәлләр каршы алды. Фойеда җыр-моң тынмады, биюләр башкарылды. Тамаша кылырга килгән өлкән яшьтәгеләр бу мизгелләрдә үзләренең яшьлекләренә кайтмыйча калмаганнардыр. Мәдәният йорты сәхнәсендәге бәйрәм тантанасында өмәгә багышланган күренешләр күрсәтелде. Һәр төбәк үзләренә генә хас булган йола күренешләре әзерләгән иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: