Нократ

Канатлар талмасын

Кешелек һәм шигърият алдында зур җаваплылык тоеп иҗат итә Гөлнур Васыйлова. Әсәрләренең фәлсәфи тирәнлеге һәм кыйммәте арта бара. Редакциябезгә Әгерҗедә яшәүче композитор Мәсгут Исхаковтан хат килде. Эчендә - җыр ноталары. Август аенда якташыбыз Гөлнур Васыйлованың "Мәдәни җомга" газетасында бер битне тутырып шигырьләре басылган иде. Шуларның икесенә-"Бар әле ул", "Җырлы татар"...

Кешелек һәм шигърият алдында зур җаваплылык тоеп иҗат итә Гөлнур Васыйлова. Әсәрләренең фәлсәфи тирәнлеге һәм кыйммәте арта бара.

Редакциябезгә Әгерҗедә яшәүче композитор Мәсгут Исхаковтан хат килде. Эчендә - җыр ноталары. Август аенда якташыбыз Гөлнур Васыйлованың "Мәдәни җомга" газетасында бер битне тутырып шигырьләре басылган иде. Шуларның икесенә-"Бар әле ул", "Җырлы татар" исемлеләренә көйләр язган икән. Гөлнурның адресын яки телефонын белмәгәнлектән, аларны үзенә тапшыруыбызны үтенгән. Каләмдәшебез өчен ихластан сөендек. Әйе, Гөлнурның күп шигырьләре үзләре үк көй сорап, җырлап тора. Моңарчы да аларның җырга салынганнары бар иде инде. Бу бер дә гаҗәп түгел - Гөлнур үзе дә чын җырчы бит. Ходай сәләтне кызганмаган аннан. Җырчы да, баянчы да, шагыйрь дә ул. Күптән түгел генә район мәдәният йортында илле яшьлек юбилее уңаеннан узган кичәсендә Чаллыдан да, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама якларыннан да күпсанлы кунаклар кайтып, иҗатын олыладылар, хөрмәтләрен күрсәттеләр. Әле ике ел элек кенә ул барыбызны да "Күңелем җимешләре" исемле тәүге шигырьләр җыентыгы белән сөендергән иде. Юбилее алдыннан гына тагын ике китабы табадан төште. Аларның беренчесе "Балаларга" дип атала. Анда Гөлнур Васыйлованың балаларга атап язылган шигырьләре тупланган. Китап төсле итеп Чаллы шәһәрендәге "Белый парус" нәшриятында басылган. "Әниемә охшар идем" шигыре белән ачыла. Байтак кына табигать күренешләренә багышланган шигырьләр дә урын алган. "Чишмә ага", "Алтын көз бизәкләре", "Шыгыр-шыгыр кары", "Нәни кошым", "Көрт малае", "Салкын кышта", "Кошлар кайда җылына" - әнә шундыйлардан. Туган ягыбызның гүзәллеген, кабатланмаслыгын Гөлнур балалар күзлегеннән үзенчәлекле итеп ачып бирә белгән. "Йолдыз кызлары да Күзен кыса кебек. Туңган борыннардан Чытлыклана көлеп." ("Шыгыр-шыгыр кары" шигыреннән). "Кар бураны муеннарны, Колакларны кытыклый. "Көрт малае" булгансың дип, Әни килеп кочаклый." ("Көрт малае") Икенче китап "Сөю кошым" дип атала. Анысы да Чаллыда басылган. "Гөлнур Васыйлованың бу җыентыгы сөю-мәхәббәт, аерылышу, сагыш турында. Ул, иҗатчы буларак, үзенең катлаулы күңел хисләрен, нечкә тойгыларын тылсымга ия булган сүз ярдәмендә төгәл җиткерә, укучы шагыйрәнең хисләрен үзенеке итеп тоя һәм аның сүз тылсымына буйсына... Гөлнурның сөю лирикасы үзе бер моң! "Бәхет таптым", "Күңел белән сөйләшү", "Мәхәббәт җепләре", "Син икән" һәм башка әсәрләрендә шагыйрә җан сафлыгына, хисләрнең пакьлегенә, чисталыгына, мәхәббәтнең илаһи көченә соклана. Мәхәббәтнең изге сихри көче белән канатланган лирик геройның рухи бәхетенә йөз төбәп очарга талпына һәм илаһи канатларын киң җәеп оча," - дип яза кереш сүз авторы, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Мансур Сафин. Әлеге китабы каләмдәшебезнең иҗатта яңа биеклеккә күтәрелгәнен күрсәтә. Образлары төрләнә һәм камилләшә, иҗат офыгы киңәя бара. Шигырьләре республика матбугатында да ешрак күренә башлады. "Йөргән таш шомара," - диләр. Язган саен каләм дә үткенләнә, чарлана. Каләмдәшебезгә тагын да зуррак иҗат уңышлары телибез.

Вәрис Гали, районның Шәйхи Маннур исемендәге "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: