Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ильяс Халиков концертлары дингә дәшә

Уразбахты авылы егете, Россия Ислам университеты укытучысы, нәшидләр башкаручы Ильяс Халиков үзенең иҗатташ дуслары белән бәйрәм көннәрендә якташларына олы бүләк ясады, имтихан тотты. Алсу Спиридонова Яшәү мәгънәсе, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре, өлкән буын белән яшь буынның катлаулы мөнәсәбәтләре кебек актуаль проблемаларны яктырткан тамаша карадык; Ильяс әфәнденең яңа гына дөнья күргән...

Уразбахты авылы егете, Россия Ислам университеты укытучысы, нәшидләр башкаручы Ильяс Халиков үзенең иҗатташ дуслары белән бәйрәм көннәрендә якташларына олы бүләк ясады, имтихан тотты.

Алсу Спиридонова

Яшәү мәгънәсе, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре, өлкән буын белән яшь буынның катлаулы мөнәсәбәтләре кебек актуаль проблемаларны яктырткан тамаша карадык; Ильяс әфәнденең яңа гына дөнья күргән "Мәчетләргә илтә сукмак" альбомыннан Коръәнгә, газиз әти-әниләргә, гаиләгә, кан кардәшләргә, туган туфракка, җомга көнгә, рамазан аена, Корбан гаетенә багышланган җырларын тыңладык; гыйбрәтле дини сабак алдык без бу кичәдән. Җыр сүзләрен тормыш иптәше Нурфия язган, көе үзенеке. "Җырларыбызны тыңлап, кешеләр рухи азык ала алсалар, без канәгать булачакбыз. Дингә багышланган, тәрбияви функция үтәүче җырлар кирәк. Яшьләр дә дингә тартылсын, иманнары нык булсын иде, безнең башлангычны хуплаган, ярдәм кулы сузган район җитәкчелегенә, тамашачыларга олы рәхмәтемне белдерәм"-диде автор башкаручы. Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сүзләрен халыкка үзгә рәвештә җиткерергә-дәгъватларга, саташкан җаннарыбызны дәваларга сәяхәткә чыккан татар зыялылары гакылы булган һәркемнең барыбер иманга киләчәген, хак китапка тотыначагын ихластан аңлаттылар. Кече Кирмән, Көмешкүл авылларындагы концертлардан кергән акчаларны тулаем авыл мәчетләренә, Мамадыштагысын өлешчә мәдрәсәгә бүләк итүен дә искә алсак, алар чын күңелдән халыкны дәгъватлап, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп йөрүчеләр. Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында эшләүче "Мизгел" яшьләр театры артистлары кемнәр диген: башкалабызның югары уку йортлары укытучылары Илфат Әхмәдуллин, Ләйсән Шәяхмәтова, замананың текә егете ролен башкарганы-Россия Ислам университеты студенты Ленар Хамматов. Ул инде Мамадыш мәдрәсәсендә укыганда ук гыйлемгә омтылуы, максатчанлыгы, активлыгы белән аерылып торган шәкерт иде. Түбән Якедән килгән кечкенә сабыйларның сәхнәгә чыгып Коръән аятьләре укулары нур өстенә нур булды. Артистларны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова аларның бу матур башлангычларын хупладылар. Халыкның тамаша беткәч тә озак аерылышасы килмәде. Һәркемне мәңгелек турында уйландырды, калебләребезне нечкәртте, өшегән күңелләребезне җылытты бу искиткеч кичә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев