Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Игелек җирдә ятмый

Түбән Якенең яңа мәдәният йортында үткәрелгән беренче чара аның элекке директоры Мансур Шиһаповка багышланган иде. Кыска гына гомерендә дә Мансур сыйныфташлары, курсташлары, дуслары, авылдашлары хәтерендә матур эзләр калдырып, шактый гына олы һәм игелекле эшләр башкарырга өлгерде. Узган гасырның җитмешенче елларында авылда язылмаган закон хөкем сөрә иде - иң яхшы укучылар...

Түбән Якенең яңа мәдәният йортында үткәрелгән беренче чара аның элекке директоры Мансур Шиһаповка багышланган иде.
Кыска гына гомерендә дә Мансур сыйныфташлары, курсташлары, дуслары, авылдашлары хәтерендә матур эзләр калдырып, шактый гына олы һәм игелекле эшләр башкарырга өлгерде. Узган гасырның җитмешенче елларында авылда язылмаган закон хөкем сөрә иде - иң яхшы укучылар сигезенче сыйныфны бетергәч, берьюлы һөнәр дә, урта белем дә алам дип, педагогия һәм медицина училищеларына, техникумнарга киттеләр. Мансур Шиһапов та укытучы булу теләге белән Арча педагогия училищесына юнәлә. "Әйбәт укыды, ярдәмчел иде. Математиканы бик яратты," - дип искә алды сыйныфташы, кичәгә килгән, бүгенге көндә Чувашстан Республикасында яшәүче Исмәгыйль Җамалетдинов аны. Монысы райондашыбыз Мәсгуть Дияров сүзләре: "Җырларга ярата торган иде. Мамадышка бергә кайтып йөрдек. Юлда да җырлап кайтты. Биергә дә ярата иде." "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәния Әхмәтҗанова белән дә сабакташлар булганнар икән. Ул да якташыбызны бик җылы сүзләр белән искә алды. "Ничә ел бергә эшләп тә Гөлгенә Шиһапованың Мансур сабакташымның кызы икәнен белмәгәнмен. Кызы да әтисе кебек бөтен әйберне башлап йөри. Нәрсә кушсаң да эшли. Әтисенә багышланган шушындый матур, эчтәлекле кичәне оештырып йөргән Гөлгенәгә рәхмәттән башка сүз юк. Мондый чаралар авылны, халыкны берләштерә," - диде ул. Хәтер кичәсенә Мансурның Арча педагогия училищесындагы физкультура укытучысы Ягъфәр Зыятдинов, башка дуслары да килгән иде. Алар тальян гармунда көйләр, җырлар да бүләк иттеләр. Мансурны искә алырга башка шәһәрдә яшәүче авылдашлары, күрше авыллардагы танышлары һәм дуслары күп җыелган иде. Укучысы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Фәнис Гыйниятов тальянда да, курайда да авылдашларына һәм кунакларга яраткан көйләрен бүләк итте. Мамадыштан килгән Илфир Исламов, аңа кушылып, баянында сыздырды. Түбән Яке мәдәният йорты каршындагы, Миңлекамал Гасыймова җитәкчелегендәге фольклор ансамбль "аулак өй" күренешен сәхнәләштерде. Мансур авыл мәдәният йорты директоры итеп билгеләнгәч, "Аулак өй" күренеше белән Кирмән зонасында беренче урынны алган булган икән.
Мансурның әнисе Мәмдүдә апа Түбән Якегә Уразбахтыдан килен булып төшкән. "Минем әби дә шушы Түбән Яке авылыныкы. Аларга кунакка барып йөри идем. Килгәндә Мансурлар турыннан узабыз. Тәрәзәләре гел ачык була. Безне күреп алып, өйләренә алып керәләр иде. Мансур Уразбахтыга да кунакка килеп йөрде. Клубта концертларда катнашты," - дип искә алды Уразбахтыдан килгән Миләүшә Гасыймова. Түбәнякелеләргә моңлы җырларын бүләк итте ул.
Мансур Шиһаповны искә алу кичәсе озак барды. Бөтенесенең җылы истәлекләре ташыды. Кызың Гөлгенә, авылдашларың оештырган бу кичә рухыңа дога булып барсын, Мансур кордаш! Сәвияң белән дә матур гомер иттегез, балаларыңның барысын да үстереп олы юлга чыгарды, бүген дә сиңа тугрылыгын саклап гомер итә ул.
Илфат Сәгыйтов,
Түбән Яке мәктәбе укытучысы:
-Мансур белән ун елга якын бергә эшләдек. Түбән Яке мәктәбендә директор чагымда уң кулым иде. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, каршы килмәде. Балалар иртән җылы мәктәпкә килсен өчен, төнлә күмер чапкан чаклар да булды. Гадилеге, эчкерсезлеге белән күңелемә кереп калды. Укытучылар, укучылар, авыл халкы арасында дәрәҗәсе зур иде.
Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев