Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иҗаты белән күңелләргә иман иңдерүче рәссам-хаттат

"Каллиграфия - мәңгелек хакыйкатьләргә төшенү юлы". Нәкъ әлеге яңгырашлы исем астында , Мамадыш районының композитор Яруллиннар исемендәге сәнгатъ мәктәбендә, танылган рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның арт- проект күргәзмәсе оештырылды. Ул 2 меңнән чамасы тугра авторы,шуларның 400 дән артыгы пыялада ясалган. Нәҗип Нәккаш бизәгән китапларның, календарьләрнең исә исәбе-хисабы юк. Әлеге күргәзмәдә дә тугралар,...

"Каллиграфия - мәңгелек хакыйкатьләргә төшенү юлы". Нәкъ әлеге яңгырашлы исем астында , Мамадыш районының композитор Яруллиннар исемендәге сәнгатъ мәктәбендә, танылган рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның арт- проект күргәзмәсе оештырылды. Ул 2 меңнән чамасы тугра авторы,шуларның 400 дән артыгы пыялада ясалган. Нәҗип Нәккаш бизәгән китапларның, календарьләрнең исә исәбе-хисабы юк. Әлеге күргәзмәдә дә тугралар, шамаилләр һәм башка каллиграфия сәнгате үрнәкләре урын алды. Тантанада шәһәр көне уңаеннан төбәгебезгә килгән кунаклар, хакимият башлыклары, районыбызның мәслим-мөслимәләре катнашып, үзләренең Нәҗип Наккаш иҗатына булган соклануларын белгерттеләр.Нәҗип әфәнде гарәп телен өйрәнә башлый. Студент егет ялгышмый, табигатьтән килгән сүрәт ясау сәләтен дә үстереп, ул онытылып баручы татар тасвыйри-сынлы сәнгатенең гарәби каллиграфиясен тергезеп җибәрә. Олуг сынчы-рәссам Бакый ага Урманчедан сабаклар алуга ирешкән егет тормышын гаҗәеп гүзәл сәнгатькә багышлый. Университета укыган чорда инглиз, немец телләреннән өстен күреп,
Габдулла Тукай туграсы
Илһам чыганагы да аның Коръәннән. "Кечкенә вакытта апаларның чигү чиккәннәрен карап торырга ярата идем. Ә аннары соңга табарак Изге китап белән танышкач, Коръәнне аңлый башлагач, аңардан үземә рухый азык җыя башладым. Чөнки Коръәндә барлык сорауларга да җавап табасың. Мөселманны әхлакый һәм башка яктан да тәрбияләү буенча төрле-төрле өйрәтмәләр бар. Хәдисләрдә дә тормышның һәртөрле күренешләренә аңлатмалар бирелә. Шулай ук борынгы шагыйрьләребезнең искиткеч матур әсәрләренә таянам. Борынгы әдәбият белгече буларак 32 ел буе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында борынгы татар прозасын барлау, дөньяга чыгару белән шөгыйльләндем," - дип сөйли рәссам үзе хакында.
Соңгы елларда аның эскизлары буенча ясалган гүзәл мозаик паннолар белән Түбән Кама, Лениногорс шәһәрләренең, Югары Апанас һәм Шәңгәлче авыллары мәчетләре бизәлде. Мәрҗани мәчетенең яңа төзелгән канатындагы михрабтагы язу да аның эскизы буенча гипстан кисеп ясалган. Яңа ачылган "Ярдәм" мәчетендәге мозаик паннолар да аның эскизы буенча эшләнгән.
Н.Нәккаш гарәп язуының төрле стильләре белән иркен эш итә, аның әсәрләре якты, ачык, төгәл, композицион яктан тотырыклы; аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора, ул орнамент белән маһиранә эш итә, традицион ислам сәнгатенә чып-чын татарча төсмер, күп яңалыклар кертә.
Тиздән аның шәхси күргәзмәсе Кавказ якларында, Нальчикта оештырылачак.
Күргәзмәгә бәйле тәфсилле видеоматериал белән сез "Мамадыш-ТВ" телеканалында "Район яңалыклары" тапшыруында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев