Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң зур бүләк – баш ию

Халкыбыз үзенең талантлы улларына хөрмәтен күрсәтә белә бездә. Район газетасы хәбәрчесе, мәзәкләр остасы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Болар - каләмдәшебез, кырык елдан артык гомерен Көек Ерыкса мәктәбендә балалар укытуга багышлаган Рәим Гобәевның иҗат юлы баскычлары. Әйе, бүген инде ул үзенең төрле газета-журналлар битләрендә дөнья күргән мәзәкләре һәм юморескалары,...

Халкыбыз үзенең талантлы улларына хөрмәтен күрсәтә белә бездә. Район газетасы хәбәрчесе, мәзәкләр остасы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Болар - каләмдәшебез, кырык елдан артык гомерен Көек Ерыкса мәктәбендә балалар укытуга багышлаган Рәим Гобәевның иҗат юлы баскычлары. Әйе, бүген инде ул үзенең төрле газета-журналлар битләрендә дөнья күргән мәзәкләре һәм юморескалары, дүрт китабы белән республика күләмендә танылу алды. Җитмеш еллыгы хөрмәтенә районыбыз үзәк китапханәсе әзерләгән, шушы араларда гына район мәдәният йортында узган, район үзәк китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина белән Инсаф Гасыймов алып барган иҗат кичәсендә катнашкан күп санлы башкалабыз һәм Чаллы кунаклары, барлык чыгыш ясаучылар да аның мөгаллимлек эшчәнлегенә, иҗатына югары бәя бирделәр. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов та: "Мин үзем хезмәт эшчәнлегемне Рәим абый укыткан Көек Ерыкса мәктәбеннән башладым. Ул вакытта да бик гади, акыллы, өлкәннәрне хөрмәт итә белүче кеше иде. Планнары рәсем кебек матур итеп эшләнгән, сокланып туймаслык иде. Ул ясап калдырган татар теле кабинеты - бүген дә иң яхшы, иң эчтәлекле кабинет. Рәсимә апа Галиева белән матур итеп эшләделәр. Мәктәпкә балалар белән очрашуга республика күләмендә күренекле шәхесләр чакырдылар," - дип әйтеп узды юбилярга район җитәкчелеге бүләкләрен тапшырганда. Районыбыз сандугачы Гөлнәзирә Талипова, утыз елдан артык "Ватаным Татарстан" газетасында эшләгән күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Фәршатова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чаллыда "Безнең фикер" исемле үз газетасын чыгаручы Амур Фәләх та аның укучылары икән. Алар да укытучыларына иң җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр. "Сүз" нәшрияте баш мөхәррире, күренекле якташыбыз Шаһинур Мостафин Рәим Гобәевның 18нче октябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы итеп кабул ителүе турында шаһәдәтнамә тапшырды. "Шигырьләрен укыдым да, шаккаттым. Алар ил, мәлләт язмышы турында борчылып язылганнар," -диде Казан федераль университеты профессоры Миңгол Галиев. Юбилярның ике шигырен җырлап та күрсәтте ул. "Татар телен саклап калуга тырышлык куйган өчен Мамадыш халкына зур рәхмәт," - диде Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Вахит Имамов. Мансур Сафин Рәим Гобәйнең берничә шигырен русчага тәрҗемә иткән. "Кул астыңда язарга әйберең гел булсын," дип, ручка да бүләк итте ул аңа. Район мәдәният бүлеге начальнигы, авылдашы Рамис Давытов, мәгълүмати-методик үзәк директоры Радик Гатин, балалар һәм үсмерләр йорты директоры Степан Спиридонов та тәбрикләүләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Кичәдә әдәбият сөүчеләр юбилярның шигырьләрен дә сөйләделәр, мәзәкләре дә сәхнәләштерелде. Җирле шагыйрьләребез Вахит Галиев, Рәсимә Галиева, Гөлнур Васыйлова да каләмдәшләренә тагын да зурырак иҗат уңышлары теләделәр. Көек Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Әлфия Ямалиева, мәктәп директоры Зәки Галиев авылдашларының һәм хезмәттәшләренең тәбрикләүләрен җиткерделәр. Котлауларга җәмәгате Розалия, кызлары, улы, туганнары да кушылды.

Вәрис Гали, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X