Нократ

Грушаны зурладылар

Якшәмбе көнне башкалабызның филармония бинасында танылган артист, радиожурналист Аграфена Васильева 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Коллегалары арасында Груша, Гөрпинә исемнәре белән таныш булган бу ханымны котларга килүчеләр арасында иҗатташ дуслары, туганнары, аның иҗатын сөючеләр бар иде. Юбилярны тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары җитәкчелегендәге Мамадыш делегациясе...

Якшәмбе көнне башкалабызның филармония бинасында танылган артист, радиожурналист Аграфена Васильева 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Коллегалары арасында Груша, Гөрпинә исемнәре белән таныш булган бу ханымны котларга килүчеләр арасында иҗатташ дуслары, туганнары, аның иҗатын сөючеләр бар иде. Юбилярны тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары җитәкчелегендәге Мамадыш делегациясе дә барды. Алена Смирнова Аграфена Васильевага район башлыгы Анатолий Ивановның тәбрикләү хатын һәм бүләк тапшырды. Ә "Урагай" керәшен фольклор ансамбле юбилярга, тамашачыларга керәшен җыруы бүләк итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: