Нократ

Эзләнүләр бушка китми

Биеклеккә күтәрүче Миңгол ага Әле кайчан күренекле татар композиторларының, халык һәм фольклор җырларын шулай озаклап тыңлап утырыр идек. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка аларга багышланган үз исемендәге төбәкара фестиваль уздырганы өчен мең рәхмәтле Мамадыш тамашачысы. Миңгол ага үзенең башкару һәм мөгаллимлек тәҗрибәсен киң кулланып, яшь, әле сәхнә дигән биеклеккә...

Биеклеккә күтәрүче Миңгол ага Әле кайчан күренекле татар композиторларының, халык һәм фольклор җырларын шулай озаклап тыңлап утырыр идек. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка аларга багышланган үз исемендәге төбәкара фестиваль уздырганы өчен мең рәхмәтле Мамадыш тамашачысы.

Миңгол ага үзенең башкару һәм мөгаллимлек тәҗрибәсен киң кулланып, яшь, әле сәхнә дигән биеклеккә астан гына караучы җырчыларны үстерү, аларны татар халык һәм фольклор җыр сәнгате мәйданына чыгару өчен вакытын да, көчен дә кызганмый, үзенең лаеклы яшьтә булуы белән исәпләшми. Районыбызның күп кенә талантлы җырчылары аның киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен алып, бүгенге көндә төрле сәхнәләрдә уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Миңгол Галиев иң бай репертуарга ия булган татар җырчыларының берсе дә әле. Аның башкаруында 800дән артык халык һәм фольклор, татар композиторлары җырлары башкарылган. Шәкертләре дә җөмһүриятебез һәм Россия күләмендәге конкурс-фестивальләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге лауреат, дипломант исемнәрен яуладылар. Алар арасында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты исемен йөртүчеләр дә байтак инде. Ул бүген дә хәрәкәттә, эзләнүдә. Узган атнада район мәдәният йортында уздырылган фестиваль дә шул эзләнүләрнең нәтиҗәсе. Сәхнәдә чыгыш ясаган, республикабызның төрле почмакларыннан җыелган яшь талантларның чыгышларын бәяләү өчен аңа, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең гыйльми хезмәткәре, композитор Риф Гатауллин, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова, аның урынбасары Валентин Митрофанов, Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Васыйловаларга җиңел булмагандыр. Берсеннән берсе аһәңле тавышлы башкаручыларның иң-иңнәрен кичке гала-концертта тамашачы хөкеменә тапшырылды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең "Чулман таңнары" бию ансамбле чыгышы кичәгә үзгә бер ямь өстәде. Үзенең чыгышында Риф Гатауллин безнең яшь башкаручыларның күпчелегенең сәләтләре белән якыннан таныш булуы турында ассызыклап узды. Иртә арабыздан китеп барган Диана Мишкина турында ул: "Сезнең район гына түгел, республикабызның да җыр сәнгате зур югалту кичерде. Өметле, сәләтле, киләчәге якты булачак җырчы иде," - диде ул. Гала-концертта лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләр алдыннан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш җиренең алга таба да сәнгать дөньясын баету өчен сәләтле балалар үсеп килүен ассызыклады. Нәиҗәдә безнең Гөлсирен Абдуллина фестивальнең гран-приен отты. Бу көнне мәртәбәле кунаклар кулыннан 40ка якын яшь башкаручы төрле бүләкләр алды. Алар арасында бездән Алсу Исрафилова (Кече Кирмән авылы) - беренче, Алмаз Һадиуллин (Түбән Ушма) - икенче, Түбән Соннан Тимерхан Мөхәммәтҗанов, Урта Кирмәннән Ислам Абдуллин белән Көек-Ерыксадан Рөстәм Рәхмәтуллинөченче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар. Арташ авылыннан Эльза Шәйдуллина - беренче, Мамадыштан Альбина Васильева - икенче, Түбән Ушмадан Гүзәл Җиһаншина һәм Көек-Ерыкса авылыннан Эльвира Хәйруллина өченче дәрәҗә дипломант исемен яуладылар.

Николай Зюрин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: