Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Елмайттылар да, елаттылар да

Үткән атнада шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы спектакльләр бәйгесенең чираттагысы булды. Пәнҗешәмбе көнне район яшьләр эшләре спорт бүлеге, "Кояшкай" балалар бакчасы җаваплылыгындагы коллективлар тамашачы алдында сынау тотты. Беренчеләре тамашачы хөкеменә җирле материал белән тулыландырылган рус халык әкияте "Морозко"ны, икенчеләре кайнар нокталарда һәлак булган якташларыбыз белән баетылган В.Зуевның "Әнкәйләр" әсәрен тәкъдим иттеләр....

Үткән атнада шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы спектакльләр бәйгесенең чираттагысы булды. Пәнҗешәмбе көнне район яшьләр эшләре спорт бүлеге, "Кояшкай" балалар бакчасы җаваплылыгындагы коллективлар тамашачы алдында сынау тотты. Беренчеләре тамашачы хөкеменә җирле материал белән тулыландырылган рус халык әкияте "Морозко"ны, икенчеләре кайнар нокталарда һәлак булган якташларыбыз белән баетылган В.Зуевның "Әнкәйләр" әсәрен тәкъдим иттеләр. Чыгыш ясаучылар бары тик мәрхәмәтле булганда, тырышып эшләгәндә генә хезмәт җимешләре мәрҗәнгә әверелүен, сугышларның кирәк түгеллеген, үлгәннәрнең арабызда рухлары яшәгәнлеген, ана белән улның җаннары оҗмахта очрашаячагын тасвирладылар. "Кояшкай" балалар бакчасы әзерләгән тамаша ахырында "кайнар нокта"да сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган Сергей Исенеевның әнисе Флера ханым сәхнәгә күтәрелеп артистларның барысына да рәхмәтләрен белдерде. Моны күргәч, залдагыларның күпчелеге күз яшьләрен яшерә алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев