Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Диана, син яшисең күңелләрдә!

Узган атна шимбәсендә, Диана Мишкинаны зурлап, район мәдәният йорты сәхнәсе түрендә көне буе балалар җырлады, биеде. Аларның чыгышларын җөмһүриятебезнең мәшһүр сәнгать эшлеклеләре бәяләде. Николай Җөриле Диананың әнисе Светлана Сабирова, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, Әүхәдиев исемендәге Казан музыкаль көллиятенең сәнгать җитәкчесе Резеда Әүхадиева, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова,...

Узган атна шимбәсендә, Диана Мишкинаны зурлап, район мәдәният йорты сәхнәсе түрендә көне буе балалар җырлады, биеде. Аларның чыгышларын җөмһүриятебезнең мәшһүр сәнгать эшлеклеләре бәяләде. Николай Җөриле Диананың әнисе Светлана Сабирова, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, Әүхәдиев исемендәге Казан музыкаль көллиятенең сәнгать җитәкчесе Резеда Әүхадиева, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова, "Бәрмәнчек" Дәүләт керәшен фольклор ансамбле директоры Артур Поляков өчен дә зур сынауга әверелде ул көн. Чөнки быел икенче мәртәбә Диана Мишкина истәлегенә уздырылган төбәкара фестиваль-конкурста катнашучыларның географиясе киңрәк иде. Мәртәбәле жюри әгъзаларына районыбыздан, Яр Чаллы, Тукай, Кукмара, Сарман, Балык Бистәсе, Болгар төбәкләреннән килгән эстрада һәм халык җырларын башкаручыларның, иҗади коллективларның чыгышларын бәяләү җиңел булмады. Алар хөкеменә 85 иҗади номер тәкъдим ителде. Быел да әлеге чараны уздыру буенча эшләрнең зур күпчелеген үз җилкәсенә алган Диананың әнисе Светлананың, район хакимиятенең, кызны җыр сәнгате дөньясына алып чыгуда үзеннән сизелерлек өлеш керткән композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе коллективының тырышлыклары бушка китмәде. Күпме яңа талантлар ачылды. Кичке гала-концертта экраннан күрсәтелгән Диананың соңгы кыңгырауга багышлап язылган язмасындагы юллар күпчелекнең күзләрен дымландырмыйча калмагандыр. Ул анда барлык укытучыларына ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерә, әнисенең, абыйсының һәм энекәшенең сау-сәламәт, бәхетле һәм озын гомерле булып яшәүләрен тели. "Мамадышның искиткеч матур зур шәһәргә әверелүен телим. Минем барысы да яхшы булыр. Барыгызга да рәхмәт! Мин сезне яратам!" - дигән юллар да бар анда. Диана, теләкләрең тормышка аша. Арабыздан син киткәннән бирле шәһәребез, чыннан да, шактый үзгәрешләр кичерде. Мәдәният йортының фойесында урнаштырылган күргәзмәдә кызның кыска гомере чагылдырылган иде. Фестиваль-конкурс барышында мәртәбәле жюри тарафыннан сайлап алынган иң-иңнәр һәм призлы урыннарны алучыларны бүләкләү гала-концерт барышында башкарылды. Сәхнәдә Светлана ханым, аның улы Рамис, аерым җырчылар, коллективлар чыгышы тыңланды. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәнова, жюри әгъзалары Резеда Әүхадиева, Артур Поляков, Людмила Белоусова Диана турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар әлеге чараның географиясен тагын да киңәйтү, иң-иңнәр катнашындагы концертны башкалабызда уздыру теләген җиткерделәр. Диананың моңа хакы бардыр, дип уйлыйм. Фестиваль-конкурсны оештыручылар үзләренә иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә, "Ак Барс" холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоровка, Усад спирт заводы директоры Валерий Егоровка рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев