Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Безнең ил”дә тантана

Күптән түгел генә район мәдәният йортында классик әсәрләрдән корылган концерт карадым. Искиткеч тамаша! НИКОЛАЙ ЖӨРИЛЕ Ул якташыбыз, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның тууына - 55, иҗатына 30 ел тулуга багышланган иде. Концерт Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең гимнына әверелгән, Георгий Ибушевның туган авылы җыры "Безнең ил" белән башланып китте. "Кайда гына чыгыш...

Күптән түгел генә район мәдәният йортында классик әсәрләрдән корылган концерт карадым. Искиткеч тамаша!

НИКОЛАЙ ЖӨРИЛЕ

Ул якташыбыз, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның тууына - 55, иҗатына 30 ел тулуга багышланган иде. Концерт Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең гимнына әверелгән, Георгий Ибушевның туган авылы җыры "Безнең ил" белән башланып китте. "Кайда гына чыгыш ясасам да, минем аны җырламыйча калганым юк," - ди ул. Утыз еллык иҗат юлында аңа чит илләрдә дә чыгышлар ясарга туры килгән. "Аның кебек тавышлы җырчыларыбыз җөмһүриятебездә күп түгел, - диде кичәнең "хуҗасы" турында аның "шефы", филармониянең җыр-әдәбият лекториясе мөдире Лидия Әхмәтова. - Бүгенге көндә ул җыр сәнгатенең серләрен яшьләргә өйрәтә. Бүгенге кичәдә сез шуларның берничәсенең чыгышларын күрдегез." Артистлар тарафыннан тамашачыларга дөньякүләм танылган чит илләр, татар классикларының әсәрләре тәкъдим ителде. "Сәйдәш" бию театры татарча һәм балет биюләре белән чыгыш ясады. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан зур алкышларга күмелде. Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов юбилярга район башлыгы Котлау хатын һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев