Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөек Аналарны бөтен авыл халкы зурлады

"Тол хатынның бусагасы алтыннан булса да, хәер тия,"-ди халык мәкале. Бәйрәмнәрне авылыбыз мәдәният йортында үтүче төрле кызыклы чаралар белән каршылыйбыз. Хатын-кызлар көнендә дә концерт барышында гүзәл затларга-әниләргә, әбиләргә, тугры хәләл җефетләргә мәдхия җырланды. Һәр чара саен кемне дә булса котлау, искә алу, сәхнәгә чыгарып хөрмәтләү матур традициягә әйләнде бездә. Бу...

"Тол хатынның бусагасы алтыннан булса да, хәер тия,"-ди халык мәкале. Бәйрәмнәрне авылыбыз мәдәният йортында үтүче төрле кызыклы чаралар белән каршылыйбыз. Хатын-кызлар көнендә дә концерт барышында гүзәл затларга-әниләргә, әбиләргә, тугры хәләл җефетләргә мәдхия җырланды.

Һәр чара саен кемне дә булса котлау, искә алу, сәхнәгә чыгарып хөрмәтләү матур традициягә әйләнде бездә. Бу юлы сүз авылыбызның әле җиң сызганып тормыш көтеп, балалар үстерер чорда иптәшләрен югалтып, сабыйларын ялгыз тәрбияләп үстерүче, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, авылдашларыбыз исемнәре искә алынды. Менә алып баручылар, 30 яшькә дә җитмичә 3-5 бала белән ялгыз калып, балаларына кирәк вакытта әни, кирәк вакытта әти дә була белеп, тормышның бөтен авырлыгын ялгыз җилкәләрендә салып тарткан, үрнәк балалар тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озаткан, ихтирамга, игътибарга лаек әниләрне бәйрәмнең бизәге итеп сәхнәбез түренә чакырдылар. Авыл кешесенең тормышы уч төбендәгедәй бит ул. Һәр аталган исем саен, аларның тормышлары кино тасмасыдай күз алдыннан йөгереп үтте: алар кичергән авырлыклар, кыенлыклар, хис-кичерешләр тау кадәр, йөрәкне парә-парә телә. Болар әле без белгәне, үзләре кичергәннәрнең меңнән бер өлеше генәдер! Алып баручылар алар адресына гаҗәеп матур сүзләр яудырдылар. Залда утыручы тамашачылар тын гына үкседе. Алып баручылар: "Газиз балалар, оныклар, бер дә читенсенеп томыйча, әниләрегезне, әбиләрегезне бәйрәм белән котларга сәхнәгә күтәрелегез, барыгыз да кочаклагыз әле дөньяда иң кадерле кешегезне,"- диюгә, бәйләм-бәйләм чәчкәләр тоткан ир-егетләр, хатын-кызлар, үсмерләр, нәни сабыйлар сәхнәне "штурмлады". Бар да әниләренә нидер пышылдап, кочаклап яратып, чәчәк бәйләмнәрен өләштеләр. Күрегез күпме котлау, сезнең бәхетләрегезгә күз тимәсен! Саф күңел, йөз аклыгы булган аналарны халык аягүрә басып алкышлады. Лилия исемле җырчы кызыбызның "Әнием" җыры нур өстенә нур булды. Балалар, оныклар бертавыштан җырга кушылды. Нәни онык, оныкчыклар кулларына шарлар тотып, куанышып шаярдылар.

Тормыш дәвам итә! Рәхмәт сезгә, хатын-кызның бөеклеген исбатлаган, Ана исемен горур күтәргәнегез өчен! Рәхмәт сезгә, ятимлек ачысын татыган балалар, әниләрегезнең йөзенә тап төшерми кеше булганыгыз, әниләрегезне шулай хөрмәтләвегез өчен! "Мең душлы" Ушма халкы арасыннан әлеге хатыннарның геройлыгын бәяләп, тагын бер кат безнең хәтерләрдә яңарткан өчен мәдәният йорты директоры Раил Ганиев һәм сәнгать җитәкчесе Илсөяр Һадиуллинага да зур рәхмәт. Сезнең барыгыз өчен дә бары горурлык хисләре кичереп карадык бу концертны.

Земфира Шәфыйкова.

Түбән Ушма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев