Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җанатарларга фәрман

Казан Россиянең биюче башкаласы исеме өчен көрәшне дәвам итә. Телевидение тарихында масштабы буенча тиңе булмаган "Зур биюләр" проекты федераль каналга республикабызның төрле почмакларыннан җыелган 100дән артык биюченең кире кайтуын көтә. Гөлназ Кадыйрова Татарстанлыларның иҗади командасы тамашачы күңеленә шоу оештырылган көннән үк хуш килде һәм чирек финалда хореографиянең югары дәрәҗәдәге үрнәген...

Казан Россиянең биюче башкаласы исеме өчен көрәшне дәвам итә. Телевидение тарихында масштабы буенча тиңе булмаган "Зур биюләр" проекты федераль каналга республикабызның төрле почмакларыннан җыелган 100дән артык биюченең кире кайтуын көтә.

Гөлназ Кадыйрова

Татарстанлыларның иҗади командасы тамашачы күңеленә шоу оештырылган көннән үк хуш килде һәм чирек финалда хореографиянең югары дәрәҗәдәге үрнәген күрсәтте. Хәтерегезгә төшерәбез: БЕЗНЕКЕЛӘР Самара коллективын узып китте. Күптән түгел ярымфинал бәйгеләренә әзерлек репетицияләре башланды. Биючеләрнең иң яше Камилә Галиева безнең белән әңгәмәсендә бу чыгышта кинога багышланасы бер номер турында сөйләде. Мәскәүгә 11нче апрельдә янәдән юл тотачаклар, көн саен өч сәгатькә сузылган репетицияләр белән мәшгульләр. Башкалабызның 10нчы сыйныф укучысы быел җәй Казанда узачак Универсиадага да ныклап әзерләнә. Уеннар башланганда һәм тәмамланганда ул сәхнәгә чыгачак. Яшь һәм сәләтле кыз биш яшьтән бирле бии. "Шарм" бию коллективына әти-әнисе илтеп биргән, балага анда ошаган. Камилә музыка һәм сәнгать мәктәбен уңышлы тәмамлаган. Бүгенге көндә F-team бию академиясендә шөгыльләнә. Киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын белми әле. -Мәктәптә миңа бернинди ташламалар да ясалмый, проектта катнашкач, укудагы "ак таплар" өстендә актив эшләргә туры киләчәк. Сәбәпсез дәрес калдырырга яратмыйм. Укытучылар һәм сыйныфташларымның ышанычы миңа көч өсти,-ди ул. Биючеләр коллективы да үзара тату. Көндәшләр белән дә ызгыш-талаш чыкканы юк. Биюләр төрле кешеләрне берләштерергә мөмкин шул. Биредә сәламәт азарт рухы бөркелеп тора. Үзенең остазы Алинә Барилованы Камилә югары дәрәҗәдәге оста дип атый. Биючеләргә сәхнә костюмын Мәскәү модельерлары тегә. Тапшыру "Госкино" павильоннарында төшереләчәк. Камилә чираттагы чыгышларын зур түземсезлек белән көтә. Сәхнәдәге тәҗрибәсе генә түгел, тамашачылар мәхәббәте аңа зур ышаныч бирә. Хөрмәтле газета укучылар, коллективның җиңүенә Сез дә өлеш кертә аласыз: татарстанлыларның "зур биючеләре" смс тавышларга 13нче апрельдә мохтаҗ булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X