Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Ак нур“да коенды Роза

Ишкинең "Ак нур" фольклор ансамбле авылдашлары Роза Заһидуллинада утырмада булды. Бу исем райондашларыбызга яхшы таныш. "Татарстан яшьләре" газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе ул. Газетабыз белән дә язышып тора. Әбиләр йон тетә, җеп чорный, оекбаш белән бияләй бәйли, чигү чигә. Роза Заһидуллинаның бөтен тормыш юлын барлап чыгарга да өлгерәләр. "1945нче елны...

Ишкинең "Ак нур" фольклор ансамбле авылдашлары Роза Заһидуллинада утырмада булды. Бу исем райондашларыбызга яхшы таныш. "Татарстан яшьләре" газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе ул. Газетабыз белән дә язышып тора.
Әбиләр йон тетә, җеп чорный, оекбаш белән бияләй бәйли, чигү чигә. Роза Заһидуллинаның бөтен тормыш юлын барлап чыгарга да өлгерәләр. "1945нче елны 1нче сыйныфка ялан аяк укырга бардым. Салкыннар башлангач кына аякка чабата кидек,"-дип искә ала мәгариф ветераны балачагын. Хезмәт юлын Норма авылында укытучы булып башлаган ул. Уразбахтыда директор булган, Түбән Камада укыткан. Кабат Ишкигә әйләнеп кайткан. Соңгы елларда кулына каләм алып, төрле матбугат чараларында үзенең кызыклы язмаларын бастыра башлады. Роза апа утырмага килгән ахирәтләренә үзенең мәкаләләрен дә кычкырып укыды, аларның язылу тарихлары белән дә таныштырды. Әбиләр үз тормышларындагы төрле мәзәк хәлләрне дә сөйләштеләр, мөнәҗәтләр дә җырладылар. Хөснурый апа Вәлиева "Кулымдагы йөзегемнең исемнәре... " дип башланган 90 төрле такмак белә икән. Аларның кайберләрен җырлап та күрсәтте. Ансамбль әгъзалары үзләре үк җырлап, тыпырдатып биеп тә алдылар. Китапханәче, әлеге ансамбльне оештыручы һәм аның чып-чын йөрәге Әминә Һадиева Ишкигә килен булып төшкәч беренче тапкыр ипи салу хикмәтләрен мәзәк итеп сөйләде. Роза Заһидуллинаның укучысы Зөлфия Галимуллина да килеп җитте утырмага. Шигырьләр яза икән. Аларны да укып күрсәтте. Роза Заһидуллинаның укучылары арасында йөрәкләрендә иҗат уты булганнар байтак иде. Сиксәненче еллар башында Сәртек авылыннан ике сыйныфташ кыз Фәния Гайфуллина белән Эльвира Нигъмәтҗанова матур-матур мәкаләләр, шигырьләр язып торалар иде. Алар да гомерләрен балаларга татар теле укытуга багышлаганнар. Утырмага килгән һәркем җырга-биюгә осталыкларын күрсәтте. "Без карт түгел әле-80дә генә. Һаман ут өерә алабыз,"-диде Саҗидә апа Гафурова. Туган көннәрен дә җыелышып тәбриклиләр икән. Рәшидә Мәүлинага туган көне уңаеннан бүләк тапшырдылар. Ә ахырдан, шартлап тирләре чыкканчы, самавырларын екканчы, чәй эчәргә утырдылар. "Әбиле җирдә нур була. Бүгенге кичәне, "Ак нур" ансамбленең утырмасын карагач, әбием белән очрашкан кебек булдым,"-диде үзәк китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина.
Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев