Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Панорама событий

“Нократ дулкыннары“ радиосына – 15!

Алар белән кактус да дус 2002нче ел. Мамадыш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин киңәшмәдә турыдан-туры эфирда эшләүче радио ачу идеясен тәкъдим итә. Типография директоры, тәҗрибәле журналист Вәлия Гыйззәтуллина бу мөһим эшне башкарырга алына, көчле һәм инициативалы команда төзеп, шул елның 6нчы ноябрь иртәсендә беренче тапкыр эфирга да чыга.

 

103,9 FM ешлыгында эшләүче “Нократ дулкыннары“  радиосы хәзер “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы составында. Ул өч  “кит“тан гыйбарәт: Ландыш Бабаниязова - Ибраһимова, Илнур Юнысов һәм Айгөл Әхмәтшина. Алар шундый төрле, әмма аларның һәрберсе “радио” дип яна, энергияләре ташып тора!  Һәр көн һәркемгә бары тик яхшы кәеф кенә бүләк итүче, кызыклы, мавыктыргыч,  “ди-джейлары“быз сүз эзләп кесәгә кермиләр, вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарулары белән үзләренә карата ихтирам, хөрмәт хисләре яулыйлар. Башкарган хезмәтләренең дә сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара.

“Уян, Мамадыш, тор, Мамадыш,

Эфирда – Илнур белән Ландыш!“ – дип иртәнге 7.00дән – 9.00 сәгатькә кадәр сөйләүче дикторларның ничек эфирга килергә йоклап калганнары; тик торганда иске компьютер сүнгәннән соң нишләгәннәре; җирле телевидениедә “Яңалыклар“ тапшыруын да алып барган Илнурны, артык җитди егет, дип, тамада итеп чакырырга курыкканнары, мәҗлесләрдә аның бөтенләй башка яктан ачылуы; мультимедияле  редакция арбасын җигелеп тартучы, ире белән ике малай үстерүче,  җырчы Ландышыбызның  ничек һаман сәхнә йолдызы булып балкый алуы; “кычыткан чыпчыгы“, гүзәл туташ  Айгөлнең республика күләмендә терроризм-экстремизм, ЮХИДИ һәм башка катлаулы темаларга багышланган конкурсларда ел саен ничек җиңүләр яулавы, “Дин вә әхлак“ тапшыруларны ничек әзерләве; көе килгәнгәме, көе килешкәнгәме, инде үзе дә микрофонга охшап зур үскән, ел саен чәчәк атып сөендерүче, “вай-фай таратучы“ талисман  кактуслары; җирле радио тарихы, журналистларның көндәлек тормышы турында бик кызыклы мәгълүматлар тупладык. Тик алар турында тәфсилләп башка вакытта сөйләрбез. Әйе,  халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Безнекеләр дә халык мәхәббәтен яуладылар, актив әңгәмәдәшләре, “тере тавышлары“ күп. Хәбәрчеләребез белән булган кечкенә генә интервьюларны сезнең хозурыгызга да тәкъдим итәбез.

Минҗамал Мөхәммәтханова-Сәлимова. Иске Завод авылы:

  • Радиосыз яшәп булмый! Ул - минем гомерлек юлдашым, сердәшем, иптәшем, күңел юаткычым, яшәү дәрте өстәүчем. Аны иртән-иртүк кабызып куям, йокларга ятканчы тыңлыйм. Әле кичә генә “Күңел“нең җиде төн уртасындагы кушаматлар турында конкурсында катнаштым. Кызык булды. Әнием бик ярата иде радио тыңларга. Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов, Усман Әлмиев кебек күренекле җырчыларга кушылып, бик матур итеп җырлый торган иде, мәрхүмә. Ерак авылда барлык җырчыларны, әдәбият-сәнгать яңалыкларын шуның аша ишетеп, дөньядан артта калмыйча яшәдек. Баштарак эшләпә-зонтик, аннары каурый, каты кәгазьдән ясалган түгәрәк формасында булды радиоалгычлар. Хастаханәдә операциядән соң күзләрен ачкач әнинең: “Кара, радио тыңлатмыйлар икән монда!“ – дигәне истә. Һай, узган гомерләр. Хәзер мин шулай радиога кушылып кычкырып җырлашып, сорауларына җавап биреп, конкурсларында катнашып утырам, ил-көн хәбәрләрен шуннан ишетәм, туган-тумача, дус-ишләргә сәлам дә җибәрәм, туган көннәре белән котлыйм. Район газетасын да яздырам, һәр санын укыйм. Авыл концертында да катнаштым әле. Үз күңелеңне үзең юатмасаң, кызык тапмасаң, яшәү күңелле түгел бит. 37 ел сыер, 3 ел дуңгыз карадым, 40 ел стаж тупладым. Бер кызым, өч оныгым, өч оныкчыгым, менә дигән кияүләрем бар. Алар барысы да Түбән Камада яшиләр, кунакка кайтып торалар, үзем дә еш барам. Аллага шөкер итеп, күңелле генә яшәп ятабыз шулай. Радиобызны туган көне белән котлыйм, озын гомерле булсын, дип телим.

Мөнирә Нәбиуллина - Гыйниятова:

  • Иртән-иртүк эфирда яңгыраган “Мамадышым“ җыры белән көн саен үзенә бөтереп алып кереп китә “Нократ дулкыннары“. Нинди генә кызыклы темаларга әңгәмә кормыйлар бит алар. Кушылып китәсе, үз сүземне әйтәсе килә. Элегрәк телефон һәрчак буш булмыйча, чират тими иде, хәзер вацап аша язып җибәргән текстны шундый матур, сәнгатьле итеп укыйлар, күңелләрне күтәрерлек итеп мактыйлар, тагын да рәхәт булып китә. Мин көне буе шул хисләр-тәэсирләр, күтәренке кәеф белән йөрим аннары. Аларның һәр сүзләре – безнең өчен бүләк. Радио көне-төне буе әкрен генә сөйләп тора безнең өйдә. Яңалыкларны, һава торышын, күренекле кешеләрнең туган көннәрен, белдерүләрне шуның аша беләбез. Бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм. Үзләренә һәм гаиләләренә исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар, аяз күк йөзе телим. Исән-сау булып, алга таба да яраткан эшләре белән шөгыльләнергә, хезмәтләрендә тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын Аллаһы Тәгалә.

 

Гыйльмулла Сәләхов. Кече Кирмән авылы (шагыйрь үз теләкләрен шигъри формада әйтеп салды):

 

“Нократ дулкыннары“ радиосына.
 

Моңлы аваз белән туа
Мамадышнын һәр таңы.
Күңел кылларын тибрәтә
“Нократ дулкыннары“.

 

Алсуланып кояш чыга
Бар дөнья чума нурга.
Агыла җыр, тарала моң
“Нократ дулкынында“.

 

Йөрәкләрдән - йөрәкләргә
Саф хисләр күчә бары.
Галәм киңлекләрен коча

“Нократ дулкыннары“.

 

Ап- ак, озын, киң юллардан

Атларга язсын бары.
Гасырдан-гасырларга күчә

“Нократ дулкыннары“.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев