Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Панорама событий

Мамадышның эшче яшьләре «Наше время – Безнең заман» фестиваленең республика финалында

Республика бәйгесенең финал этабы 15-18нче ноябрь көннәрендә башкалабыз Казан шәһәрендә уза.

Татарстанда «Наше время-Безнең заман» республика эшче яшьләр фестивале Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле уздырыла. Аның төп миссиясе – кадрларның яңа буынын булдыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен таныту, республикада кадрлар потенциалы үсешенең актуаль мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү. Быел әлеге бәйге 5нче тапкыр үткәрелә. Мамадыштан анда район мәгариф бүлегенең 15 кешелек командасы катнаша. Коллектив  “Ихлас“ дигән исем алган. Алардан тыш, бәйгедә “Челтәр компаниясе“ җәмгыятенең Мамадыш бүлегеннән дә бию төркеме көч сыный.
-Билгеле булганча, Түбән Камада узган зона турында без беренче урын алган идек. Финал этабына да шундый максатлар белән килдек. Кәефләр яхшы. Сынатмабыз, дип уйлыйм. Кичә визитка, вокаль ансамбль һәм вокал- соло номинацияләрендә чыгыш ясадык. Бүген хореография буенча чыгыш ясадык. Кичен Дан минуты номинациясе булачак. Аннан нәтиҗәләрне игълан итәчәкләр. Гала-концертка узучылар иртәгә кабаттан репетициягә җыела. Ә йомгаклау концерты 18нче ноябрь “Пирамида“ мәдәни-күңел ачу үзәгендә булачак,- диде “Ихлас“ командасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтова. 
Бәйгедә Татарстанның оешма һәм предприятиеләре командалары яки аерым конкурсантлары катнаша. Финал этабында барлыгы 26 коллектив. Алар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Оешманың визитка-презентациясе» номинацияләрендә көч сынашалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев