Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Үз-үземне мактый белмим”

Район мәктәпләренең иң алдынгы педагоглары чәршәмбе көнне "Ел укытучысы-2013" бәйгесенең муниципаль этабында көч сынаштылар. Әлеге мактаулы исемгә 2нче санлы лицейның математика һәм физика укытучысы Лилия Шакирова лаек дип табылды. Җиңүченең шатлыгы белән безнең хәбәрчебез дә уртаклашты. -Лилия Фәнилевна, мондый уңышка ирешүгә өметләнгән идегезме? -Кешене өмет яшәтә, диләр бит. Һәр туачак...

Район мәктәпләренең иң алдынгы педагоглары чәршәмбе көнне "Ел укытучысы-2013" бәйгесенең муниципаль этабында көч сынаштылар. Әлеге мактаулы исемгә 2нче санлы лицейның математика һәм физика укытучысы Лилия Шакирова лаек дип табылды. Җиңүченең шатлыгы белән безнең хәбәрчебез дә уртаклашты.

-Лилия Фәнилевна, мондый уңышка ирешүгә өметләнгән идегезме?

-Кешене өмет яшәтә, диләр бит. Һәр туачак таңның яктылыгына, эш урынында хезмәттәшләреңнең хөрмәтенә, укучыларыңның мәхәббәтенә, әти-әниләрнең ихтирамына өметләнеп яшәгәндә генә, боларның барысына да ирешергә мөмкин. Бу бәйгегә дә мин җиңәчәгемә ышанып килдем. Ни өченме? Чөнки узган ел шушы ук чарада катнашып, икенче урын алган идем. Быелгы чыгышым алдагысыннан яхшырак булырга, мин җиңүгә омтылырга тиеш дигән уй белән йөрдем һәм менә, күрәсез, уңыш минем кулда.

-Конкурста катнашучылар өч төрле бәйгедә сыналды. Шуларның кайсына әзерләнү авыррак булды?

-Нәрсә күрсәтергә кирәклеген әлегә аңлап бетерә алмыйммы, минем өчен "Методик семинар"га әзерләнү кыенрак бирелде. Чөнки анда һәркем үзе турында сөйләргә, эшчәнлеге белән таныштырырга тиеш иде. Ә мин үз-үземне мактый белмим.

-Конкурсантлар арасында берәрсен үзегезнең көндәшегез итеп тойдыгызмы?

-Муниципаль турга, мәгълүм булганча, иң-иңнәр сайлап алынды. Күргәнегезчә, һәркем ныклы әзерлек белән килгән. Моның шулай буласы алдан ук билгеле иде бит инде. Шуңа да дулкынлану хисе ахыргача ташламады. Өченче мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Потапованы (ул бәйгедә икенче урын алды. Өченче урында-Соколкадан биология укытучысы Екатерина Соловьева. - автордан) бик көчле укытучы дип саныйм. Хәзер мәктәпләргә яшь буын килә. Бәйгедә катнашкан яшь белгечләр дә көндәш булырлык.

-Укытучы кешенең эше болай да чиктән ашкан була. Мондый бәйгеләр үткәрү, сезнеңчә, кирәкме?

-Иң беренче чиратта, һөнәри осталыкны үстерү өчен кирәк. Һаман саен дәрес аңлату белән генә шөгыльләнү ниндидер бер тупикка китереп чыгарыр иде. Ә әлегедәй чараларга әзерләнгәндә син үзеңнең бар мөмкинлегеңне, булган тәҗрибәңне төрле яклап ачып саласың, шуның өстенә тагын да камиллеккә омтыласың, яңа ачышлар ясыйсың.

-Хәзер сезнең алда тагын да зур бурыч-республика педагоглары каршында Мамадыш данын яклау. Андагы чыгышыгызны ничек күз аллыйсыз?

-Билгеле, бүген ирешелгәннәрдә генә тукталмаячакмын. Бөтен Татарстан алдында үзеңне күрсәтү өчен тагын да яхшырак әзерләнергә кирәк. Чыгышыма инновацияләр, яңарак технологияләр кертермен дип уйлым. Сынатмаска, хезмәттәшләремнең, Мамадыш халкының өметләрен акларга тырышырмын.

-Уңышлар Сезгә.

Әңгәмәдәш Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев