Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

ЯНГЫН–РӘСЕМНӘРДӘ ГЕНӘ

Балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә янгын чыгуларны профилактикалау, балаларда ут чыганакларына дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында бәйге игълан ителә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте"нең Татарстан бүлекчәсе янгын куркынычсызлыгы буенча бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесенең республика этабын оештыралар....

Балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә янгын чыгуларны профилактикалау, балаларда ут чыганакларына дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында бәйге игълан ителә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте"нең Татарстан бүлекчәсе янгын куркынычсызлыгы буенча бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесенең республика этабын оештыралар. Бәйге ике этапта үтәчәк: беренче-район этабы-2012 елның 1нче декабренә, республика этабы-2013 елның 1нче мартына кадәр. Анда гомумбелем, өстәмә белем бирү учреждениеләре, торак-мәктәпләр укучылары, мәктәпкәчә тәрбия бирү учреҗдениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнаша ала. Рәсем сәнгате (рәсем, плакат), декоратив-кулланма сәнгать (аппликация, оригами, коллаж, чигү, бәйләү), сәнгатьнең техник төрләре (модельләштерү, макетлар, башваткычлар, кроссвордлар) номинацияләренә тәкъдим ителгән материаллар 6-10, 11-14, 15-18 яшь төркемнәренә бүлеп бәяләнәчәк. Район этабында җиңү яулаган эшләр республика этабына юллана. Җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X