Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ялга да, хезмәткә дә вакыт бар

Җәйге каникулның беренче ике ае тәмамланып килә. Әлеге чорда районыбыз мәктәпләрендә белем алучы күп кенә балалар ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә өлгерделәр. Балаларның җәйге ялларын оештыру максатларында быел да мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең "Кама" сәламәтләндерү лагеренда ике смена...

Җәйге каникулның беренче ике ае тәмамланып килә. Әлеге чорда районыбыз мәктәпләрендә белем алучы күп кенә балалар ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә өлгерделәр. Балаларның җәйге ялларын оештыру максатларында быел да мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең "Кама" сәламәтләндерү лагеренда ике смена дәвамында 170тән артык кыз һәм малай ял итте. Атна башында ачылган өченче һәм август аенда эшлиячәк соңгы, дүртенче сменалар дәвамында тагын шулкадәр үк баланың ялы оештырылачак. Ә палаткалы лагерьның барлык өч сменасы да төгәлләнде. Аларында 75 мамадышлы белән беррәттән республикабызның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Норлат, Ютазы, Әгерҗе, Тукай районнарыннан да балалар ял итте. Мәктәп яны лагерьларына быел барысы 890 бала йөрде. 300 бала хезмәт һәм ял лагерьларында булды. «Балалар һәм яшүсмерләр йорты» оештырган «Яшь гвардия» палаткалы лагеренда 180 кыз һәм малай хәрби-патриотик тәрбия алды, 30 баланы ял иттергән профильле «Хан Кирмән» лагере тарих-туган якны өйрәнү юнәлешендә эшләде. Балалар арасында каникулларын ял итеп кенә түгел, акча эшләп үткәрүчеләр дә бар. Мәшгульлек үзәге агымдагы җәй дәвамында, матди ярдәм күрсәтү максатыннан, 350 баланы эш белән тәэмин итү планын билгеләгән булган. Июнь аенда шәһәр мәктәпләрендәге эшләргә 171 кыз һәм малай җәлеп ителгән. Июльдә андыйларның саны-90. Калган укучылар август аенда эшлиячәк. Мәктәп балаларын эш белән тәэмин итү аларны ай дәвамында атнага биш көн берәр сәгать эшләтүдән гыйбарәт. Моның өчен аларга 850 сум күләмендә "хезмәт хакы" түләнә. Беренчедән, бала эшкә өйрәнеп үсә һәм буш вакыты файдасыз үтми, икенчедән, мәктәп эшләрендә катнашып, укытучыларына-физик, әти-әнисенә аз булса да матди ярдәм күрсәтә. Мондый эшләргә нәкъ менә аз керемле, тулы булмаган, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр җәлеп ителә дә инде. "Яшь гвардия" Нократ киңлекләрен иңли.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова Фото "Вконтакте"да "Зәңгәр шхуна" төркеме архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев