Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа уку елы безгә ни әзерли?

Дәүләтҗан Гыйлаев, Педагогик хезмәт ветераны, гомуми стажы - 54 ел: -Алда торган яңа уку елы аеруча үзенчәлекле. Районыбыз тарихында тәүге тапкыр шундый мәртәбәле педагогик август киңәшмәсе уздырыла. Киләсе елда Казанда-"Универсиада-2013" көтелә. Димәк, физик форма өстендә ныклап эшләргә, сәламәтлекне ныгытырга, укучыларга да, педагогларга да биек, көчле һәм тиз булырга омтылырга туры...

Дәүләтҗан Гыйлаев, Педагогик хезмәт ветераны, гомуми стажы - 54 ел:

-Алда торган яңа уку елы аеруча үзенчәлекле. Районыбыз тарихында тәүге тапкыр шундый мәртәбәле педагогик август киңәшмәсе уздырыла. Киләсе елда Казанда-"Универсиада-2013" көтелә. Димәк, физик форма өстендә ныклап эшләргә, сәламәтлекне ныгытырга, укучыларга да, педагогларга да биек, көчле һәм тиз булырга омтылырга туры киләчәк. Аеруча яшьләр өчен ассызыклап үтәм: ныклы белемнәр һәрчак һәм барлык чорлар өчен дә кирәк. Алар озын тормыш юлында хезмәт итәчәкләр, күп тапкырлар коткарачаклар - ни әйтсәң дә, тормышта төрле хәлләр булгалый. Яшь педагогларга теләгем: мөстәкыйль төстә белемнәрегезне күтәрү белән шөгыльләнегез. Барыгызга да уңышлар һәм нык сәламәтлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев