Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар кошлар белән дуслашты

Табигать белемнәрен арттыру, безнең җирлектә кышлаучы кошларны игътибар үзәгендә тоту йөзеннән, 2013 нче елның 31нче гыйнварыннан 15нче мартка кадәр "Кошлар ашханәсе" дип исемләнгән экологик операция оештырылды. Районның күп кенә белем бирү учрежденияләре әлеге чарада актив катнаштылар. Әти-әниләре белән берлектә укучылар җимлекләр ясадылар, махсус "кошлар меню"сы булдырдылар, иҗади эшләр, махсус альбомнар...

Табигать белемнәрен арттыру, безнең җирлектә кышлаучы кошларны игътибар үзәгендә тоту йөзеннән, 2013 нче елның 31нче гыйнварыннан 15нче мартка кадәр "Кошлар ашханәсе" дип исемләнгән экологик операция оештырылды. Районның күп кенә белем бирү учрежденияләре әлеге чарада актив катнаштылар. Әти-әниләре белән берлектә укучылар җимлекләр ясадылар, махсус "кошлар меню"сы булдырдылар, иҗади эшләр, махсус альбомнар әзерләделәр. 15нче март көнне конкурска йомгак ясалды. Иң яхшы күрсәткечләргә Югары Кыерлы, Югары Сон, Түбән Ушма, Катмыш авылларында урнашкан белем бирү учрежденияләре, моннан тыш шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбе, Зур Шыя, Усали, Урта һәм Кече Кирмән, Шәмәк, Кызыл Тау мәктәпләре ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев