Нократ

Туган нигез хуҗасы

Яшьтәшләре берәм-берәм китеп барган, мәшәкате азрак булган кала тормышы да, зур акчалар да кызыктырмады аны. Кендек каны тамган нигезне саклап калуны, шунда итәк тутырып балалар үстерүне барыннан да артыграк күрә ул. Ринат Хәйруллин, Алабуга дәүләт педагогия институтында укып алган һөнәренә тугры калып, язмышын Урта Кирмән балаларына белем һәм тәрбия бирүгә...

Яшьтәшләре берәм-берәм китеп барган, мәшәкате азрак булган кала тормышы да, зур акчалар да кызыктырмады аны. Кендек каны тамган нигезне саклап калуны, шунда итәк тутырып балалар үстерүне барыннан да артыграк күрә ул. Ринат Хәйруллин, Алабуга дәүләт педагогия институтында укып алган һөнәренә тугры калып, язмышын Урта Кирмән балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. 28 ел инде ул таныш сукмаклар буйлап мәктәбенә ашыга. Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Аның укучылары район, республика күләмендә уздырылган төрле конкурсларда, фәнни конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулыйлар. Үзе дә төрле бәйгеләрдә теләп катнаша.

Районның "Иң яхшы тарих укытучысы", "Йөрәгемне балаларга бирәм" республика конкурслары җиңүчесе. Берничә тапкыр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына, "Казанның 1000-еллыгы" медаленә, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә дә ия ул. Ринат Миннегаян улы авыл, мәчетләр, төбәк тарихын өйрәнүче буларак та күпләргә таныш шәхес. Әлеге темага багышлап язылган мәкаләләре район һәм республика матбугатында басылды. Район газетасының Дм.Крещенов исемендәге премиясенә лаек булды. "Мамадышым -язмышым" исемле районның энциклопедик китабын чыгаруда актив катнашып, район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Гасырларга илтер тарихым бар" исемле китабы да дөнья күрде. Язучылык эшендәге хезмәтләре югары бәяләнеп, ул Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителде. Хатыны Хаҗәр белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Айнур чит телләр һәм татар теле белгечлеге алды. Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайтып, Яр Чаллыда яши. Икенче уллары Илшат Гуманитар һәм социаль белемнәр институтының икътисад бүлеген тәмамлап, шушы ук шәһәрдә хезмәт куя. Диләрә дә абыйлары янына барып колледжга керде. Ә төпчекләре Илфат быел бишенчедә укый.

"Йорт йозагы" булган 85 яшьлек Рәйсә әби балалар үстерүдә ныклы терәк. Һәрвакыт тынычлык хөкем сөрә әлеге гаиләдә. Балаларны хезмәт аша тәрбияләргә тырышалар алар, һәркемнең үз эше, үз шөгыле бар. Барысы да бик кунакчыллар. Алардан кеше өзелми. Туганнар төп нигез буларак шушы йортка җыелалар. Ислам әхлагы, мөселман дине кагыйдәләре хөрмәт ителә монда. Йорттагы йөзләгән китаплар арасында иң хөрмәтлесе, кадерле урында тора торганы-Коръән. Уллары Айнур укуга керү шатлыгыннан нәзерен үтәп, әбисенә Казаннан Коръән китабының тәрҗемәсен алып кайтып бирде. Бу көннәрдә 50 яшен билгеләп үтүче Ринатның тагын бер асыл һөнәре бар. Якын-тирә авыллардагы гаилә бәйрәмнәре, туйлар оста тамада катнашында уза. Ул туйларын алып барган гаиләләрнең барысы да озын гомерле, берсенең дә таркалганы юк. Бушап калган бабалары нигезен дә ятим итмәде ата кеше, гаилә белән тырышып яңа йорт корып куйдылар. Соңгы елларда инкубаторлык серләренә төшенеп, эшмәкәрлеккә таба юл алдылар. Мондый кешеләр булганда авыллар яши әле.

Лидия Пасыева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: