Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тәрбиянең асылы

"Әкият" балалар бакчасы үзенең гаҗәеп матурлыгы, көз ахырына кадәр шау чәчәккә күмелеп утыручы сихри гүзәл дөньясы белән һәркемне сокландыра. Без, әти - әниләр, районыбызда шушындый матур, чиста, заман таләпләренә туры килгән балалар бакчасы булуы һәм анда үз эшләренең осталары булган тәрбиячеләр эшләүләре белән горурланабыз. Бакчада тәрбияләнүче балаларыбыз ике телдә тәрбия...

"Әкият" балалар бакчасы үзенең гаҗәеп матурлыгы, көз ахырына кадәр шау чәчәккә күмелеп утыручы сихри гүзәл дөньясы белән һәркемне сокландыра. Без, әти - әниләр, районыбызда шушындый матур, чиста, заман таләпләренә туры килгән балалар бакчасы булуы һәм анда үз эшләренең осталары булган тәрбиячеләр эшләүләре белән горурланабыз.

Бакчада тәрбияләнүче балаларыбыз ике телдә тәрбия һәм белем алалар. Әлеге бакчага килеп керүгә, үзеңне бик рәхәт хис итәсең. Чиста, җылы, якты, иркен, барысы да күңелгә ятышлы итеп җиһазланган, бизәлгән, нәниләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Махсус уен, йокы, уку, спорт һәм музыка заллары бар. Балалар бакчасы мөдире Алсу Марат кызы үзенең яңалыкка омтылучан, эзләнүчән булуы белән тәрбиячеләргә һәрдаим үрнәк. Тәрбиячеләребез Әлфия Динмөхәммәт кызы, Зөлфия Габделхәй кызы һәм тәрбияче ярдәмчесе Эльмира Илдар кызы барлык балаларны җылы каршы алулары, ачык йөзле, шат күңелле, үзләренең хезмәтләренең чын осталары булулары белән аерылып торалар. "Без тормышыбызны эчкерсез, саф күңелле, самими нәни дусларыбыздан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар белән бергә булу, бергә эшләү күңелләребезгә рәхәтлек бирә. Иҗат җимешләребезне күреп яшәү исә безне тагы да бәхетлерәк итә", - ди алар. Биредә ата - аналар белән берлектә дә төрле чаралар: кичә, әңгәмә, очрашу, күргәзмәләр оештырыла. Тәрбиячеләребез нәниләребезне өлкәннәр белән исәнләшергә, ягымлы сөйләшергә, аларны ихтирам итәргә, игътибарлы булырга өйрәтәләр. Алар балаларның бакчада үткән һәр көнен киләчәктә сагынып искә алырлык матур хатирә булып калуын телиләр. Шуңа күрә аларның бакчадагы тормышы кызыклы һәм файдалы үтсен өчен, шөгыльләрдә һәрвакыт яңадан-яңа уеннар, кызыклы эш төрләре кулланырга омтылалар. Иң мөһиме-балаларны матурлыкны күрә, аны тудыра белергә, иҗат итәргә күнектерәләр. Аларны иҗади фикер йөртергә, кызыксынучан, күзәтүчән булырга өйрәтәләр. Тәрбия эшенең иң әһәмиятлесе шушылар түгелме соң?

Диләрә Шакирҗанова. Мамадыш шәһәре.

Балалар бакчасы мөдире Алсу Марат кызы Хисамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев