Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тәкәнеш балалары фән белән кызыксына

Шушы көннәрдә Тәкәнеш урта гомумбелем мәктәбендә, укучыларның енә нәтиҗә ясау максатыннан, "Мин дөньяны танып беләм" исемендәге фәнни - гамәли конференция булып үтте. Укучылар "башлангыч сыйныф", "гуманитар фәннәр", табигать фәннәре, "төгәл фәннәр" юнәлешләре буенча үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр. 20гә якын доклад тыңланылды. Һәр укучы докладларны презентацияләр нигезендә ясады. Күп эшләр...

Шушы көннәрдә Тәкәнеш урта гомумбелем мәктәбендә, укучыларның енә нәтиҗә ясау максатыннан, "Мин дөньяны танып беләм" исемендәге фәнни - гамәли конференция булып үтте. Укучылар "башлангыч сыйныф", "гуманитар фәннәр", табигать фәннәре, "төгәл фәннәр" юнәлешләре буенча үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр. 20гә якын доклад тыңланылды. Һәр укучы докладларны презентацияләр нигезендә ясады. Күп эшләр үзләренең яңалыгы, тирәнлеге белән аерылып тордылар. Балаларның хезмәтләре арасында югары фәнни дәрәҗәдә эшләнгәннәре бар иде. Фәнни эшләр язу күп вакыт, тырышлык, түземлелек, белем таләп итә. Тикшеренү эшләре - айлар, кайвакыт еллар буе алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсе. Укучыларыбыз республика, Россия күләмендә үткәрелгән фәнни эшләрдә дә дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган: мәктәптә фәнни оешма, методик берләшмәләр, укучылар үзидарәсе, төрле түгәрәкләр эшли. Сәләтле укучыларны эзли генә белергә кирәк, алар безнең арада. Әгәр укытучы тәҗрибәле, укучы тырыш, тема дөрес сайланган, максат һәм бурычлар төгәл куелган, эш төрләре һәм формалары дөрес кулланылган икән, уңышны көт тә тор! Римма Әгъләмҗанова. Тәкәнеш мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев