Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Табигатькә нетбуклар белән

Икенче санлы лицей - электрон белем бирүдә чын мәгънәсендә компетенция үзәгенә әверелде. IT пилотлы проекты кысаларында әлеге уку йортында хәзер 30ар нетбуклы алты мобиль сыйныф исәпләнә. Алар районыбызда гына түгел, республика буенча да мастер-класслар, белем күтәрү курслары үткәрәләр. Узган җомгада "Мәктәп стеналарыннан чыгып уку" Бөтенроссия акциясенә дә кушылдылар. Нетбукларын күтәргән...

Икенче санлы лицей - электрон белем бирүдә чын мәгънәсендә компетенция үзәгенә әверелде. IT пилотлы проекты кысаларында әлеге уку йортында хәзер 30ар нетбуклы алты мобиль сыйныф исәпләнә. Алар районыбызда гына түгел, республика буенча да мастер-класслар, белем күтәрү курслары үткәрәләр. Узган җомгада "Мәктәп стеналарыннан чыгып уку" Бөтенроссия акциясенә дә кушылдылар. Нетбукларын күтәргән башлангыч сыйныф укучылары парталары артыннан паркка, урамга чыгып, пейзажлар төшерде. Түбән Новгородтан килгән супервайзер Наталья Кудимова районыбызның бер төркем укучылары һәм укытучыларының электрон белемен күтәрү өстендә эшләде. Әлеге уку йортының 8"б" сыйныф укучылары "Безнең искиткеч гаилә", ә 7 "б"лар "Без хәтерлибез" Россия сайтларында үзләренең мәктәпләре, гаиләләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйлиләр. "Анда ил буйлап җыелган мәгълүматтан без тулы бер "Хәтер" китабы туплаячакбыз,"-ди супервайзер.

Табигать кочагындагы флешмоб башлангычларның күңеленә хуш килде.

Алсу Спиридонова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев